«Батарейка, бер төстәге стаканнар, санитайзер» – татар җырчысының райдерын тәнкыйтьлиләр
Туйлар оештыручы Айгөл Маннапова татар җырчыларының райдерлары хакында сөйләгәндә, аеруча кызык тоелган берничә пунктны искә алган.
«Артистларның көндәлек райдерларында ни генә күрергә туры килми. Алар хәзер Россия «йолдызлары» дәрәҗәсенә җитәргә тырышалар. Минем планда бүген 2 чара, анда 2 артист җырлаячак. Һәм мин бүген көне буе шәһәр буйлап аларга кирәкле әйберләрне җыеп йөрдем. Минем өчен аеруча кызык тоелганы – санитайзер булды, әле бит билгеле бер фирманыкы һәм билгеле бер ис белән! 8 җыр җырларга килгәндә, тиз генә барып, кулны юып килергә ярамый микәнни соң ул? Ни өчен аларга билгеле бер фирманың санитайзеры кирәк? «Без моны исемлектән төшереп калдыра алабызмы?» – дигән сорауга алар: «Юк, ул безгә бик кирәк», – дип җавап бирделәр», – дип сөйли ул популяр алып баручы Азат Сәетов белән әңгәмәдә.
Әлеге сүзләр җырчы Фирдүс Тямаевны битараф калдырмаган. Ул Айгөлгә әлеге артистның исемен әйтеп сөйләргә тәкъдим иткән. «Барыбыз турында да, шундый икән алар, дип уйламасыннар өчен», – дигән.
«Ә мин, монда синең турында сүз бара икән, дип уйлаган идем, Фирдүс», – дип шаярткан аны алып баручы, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова. Айгөл исә комментарийларда, киресенчә, Фирдүс Тямаев һәм аның командасының райдеры бик тә гади булуын билгеләп үткән.
Комментарийларда халык әлеге җырчының кем булуын озак фаразлаган, үзара бәхәсләшеп беткән. Бу җырчы Элвин Грей яки Ришат Төхвәтуллин дип уйлаучылар күп булган. Ләкин ахырга таба комментарийларда кемнең мондый таләпләр куюы ачыкланган. Баксаң, аерым исле, махсус бер фирма санитайзерын җырчы Марат Яруллин ярата икән. Бу хакта аның абыйсы, администраторы Ринат Яруллин яза.
«Барыгызга да сәлам. Күрәм, монда күпләр, кемнең таләпләре шундый зур икән, дип баш вата. Рәсми рәвештә җавап бирәм: бу безнең, ягъни җырчы Марат Яруллин райдерындагы пунктларның берсе. Тик без кулларны юабыз, шуннан соң гына санитайзер белән кулланабыз.
Ә, әйтергә онытканмын! Җырларыбыз 8 түгел, ә 10. Айгөл булдырган, райдердагы барлык пунктларны да үтәгән. Анда билгеле фирманың санитайзеры гына түгел. Барыгызны да Яңа еллар белән, чирләмәгез, бәхетле булыгыз», – дип язган ул.
«Анда әле сезнең Дюрасел батарейкалары, билгеле бер төстәге стаканнар һәм башкалар да бар. Үз вакытында, ул әйберләрне эзләп, чүт акылдан шашмаган идем», – дип тә өстәгән Ринатка тагын бер туйлар оештыручы комментарийларда.
Ә сез кайсы җырчының райдерын белергә теләр идегез?