Альбина Апанаева бик авыр вакытлар кичерүен әйтте: «Сүз элекке ирем һәм кызым турында»
Җырчы Альбина Апанаева үзенең сторислары аша бик авыр вакытлар кичерүен сөйләде. Артист үзенең язылучыларына күңелен бушатырга булган.
Сезгә бераз ачыласым килә. Мин күп нәрсәләргә күз йомганмын икән – матур картина гына күреп, башыма килгән уйларны куганмын. Мин бөтен тигезсезлекләрне, очлы урыннарны тигезләргә, тавыш-гаугасыз (тавышны җенем сөйми) яшәргә тырышканмын. Күп еллар шулай яшәгәнмен. Ниндидер аңлатып булмый торган үземне гаепле итеп тою хисе кичерә идем. Нәрсә бу? Үземне ничек бар, шулай кабул итә алмаумы? Үземне кабул итә алмаслар дип куркумы?
Хәзер минем хисләрем өстемнән танк үтеп чыккан сыман. Бөтен булган тормышым сызып атылган, миңа коточкыч авыр булачагын белә торып, үземә хыянәт иттеләр сыман. Мин барысына да төкереп бирә алучы көчле кешеләргә «сокланам». Бер минут эчендә йөрәгеннән бөтен хисләрен сызып ташлап, берни аңлатмыйча, тыныч кына синең тормышыңнан юкка чыга алган кешеләргә гаҗәпләнәм…
Нигә? Нигә башкалар сиңа «дифирамб»лар җырлаганда, синең өчен якын булган кешеләр синең кадереңне белми?! Биредә сүз әни яки апам турында түгел. Сүз – элекке ирем һәм кызым турында!
Мин барысын да оныттым, йөрәгемнән алып ташладым. Ләкин сабырлыгым җитми – миңа бик авыр… Мин эмоциональ яктан юкка чыгарылдым… Һәм мине бер генә сорау борчый – нигә?
Минем тимер, хисләрсез хатын-кызга әвереләсем килә. Чөнки шулай җиңелрәк булачак. Үземнең концертларымда да һәрвакыт, беренче чиратта үзегезне яратыгыз, дип әйтәм», – дип яза җырчы, элекке ире һәм кызы белән мөнәсәбәтләренең катлаулы булуына ишарә ясап.
Альбина Апанаева күптән түгел генә тормыш иптәше белән юллары аерылуы турында сөйләгән иде. «Элекке ирем эчми, тартмый, гомумән, начар кеше түгел. Әмма безнең тормышка карашларыбыз төрле булды», – диде ул аерылышуларының сәбәбен әйтеп.
- Альбина Апанаева аерылышуы турында: «Мин аңа барысы өчен дә рәхмәтле»