Быел диспансеризация узу кагыйдәләре үзгәрә - яңа анализлар кертелә
2026 елдан Россиядә диспансеризация яңа кагыйдәләр буенча үткәрелә башлаячак. Тикшерү программасына вируслы гепатитларга скрининг, шулай ук репродуктив сәламәтлекне бәяләү өчен анализлар кертеләчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгына клиникалар челтәренең баш табибы, терапевт Дмитрий Демидик хәбәр иткән.
«Хәзерге вакытта диспансеризация организмның репродуктив функциясенә күбрәк юнәлтелгән. Шуңа күрә вируслы гепатитларны, шул исәптән С гепатитын ачыклау өчен скрининглар һәм кеше папилломасы вирусын (ВПЧ) тикшерү өстәлде – элек болар юк иде. Хатын-кызлар өчен сыеклык цитологиясе үткәрелә — бу балага уза алмауга китерүче патологияләрне иртә ачыклау өчен төгәлрәк тикшерү ысулы», — ди белгеч.
Табиб аңлатканча, хәрәкәте чикләнгән гражданнар һәм инвалидлар өчен диспансеризациянең махсус тәртибе кертелә. Аларны я медицина учреждениесенә илтү оештырыла, яисә, хастаханәгә килү мөмкинлеге булмаганда, эшче төркем төзелеп, табиблар пациентның өенә барачак.