Лицейда һөҗүм итүче укучыны туктаткан җыештыручыга 500 мең сум түләячәкләр
Түбән Каманың 37 нче лицеенда укучы бала һөҗүм иткәндә зыян күргән җыештыручы Алсу Әнәсовага 500 мең сум түләячәкләр. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр иткән, дип яза «Татар-информ» телеграм-каналы.
Аның сүзләренчә, Алсу Әнәсова, гамәлләре ярдәмендә, һөҗүм итүче укучының игътибарын читкә юнәлтә алган һәм тагын да җитдирәк нәтиҗәләр булмый калган. Радмир Беляев, зыян күрүченең хәле тотрыклы һәм аның тормышына куркыныч янамый, дип өстәгән.
Шулай ук ул, мәктәп персоналының бу хәлгә оператив җавап бирүен дә әйткән. Директор урынбасары радио буенча хәбәр иткән, укытучылар һәм укучылар кабинетларга яшеренә, ишекләргә баррикада кора һәм махсус хезмәтләр килеп җиткәнче урыннарда кала.
Фаҗига 22 гыйнварда булды: 7 сыйныф укучысы лицейга пычак алып килә һәм техник хезмәткәрне яралый, шуннан соң сигнал коралыннан ата һәм үзе зыян күрә. Үсмерне Росгвардия хәрбиләре тоткарлый, хәзер ул хастаханәдә ята.
Тикшерү комитеты «Кеше үтерергә тырышу» һәм «Ваемсызлык» фактлары буенча җинаять эше ачты, һөҗүм итүче укучының мотивларын ачыклыйлар. Һөҗүмдә корбаннар булмаган.