Рөстәм хәзрәт Хәйруллин яңа туган баланы кайчан сөннәткә утырту яхшырак икәнен әйткән
Ир бала туганнан соң, аны мөмкин кадәр иртәрәк сөннәткә утырту хәерле. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләгән.
«Әгәр ир бала туган икән, аны шундук сөннәткә утыртырга кирәк. Миннән еш кына: «Хәзрәт, моны кайчан эшләргә кирәк? Без хастаханәгә бардык – 3 яшьтә дип әйттеләр», – дип сорыйлар. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм, мөмкин кадәр иртәрәк сөннәткә утырту яхшырак, дип өйрәтә, җиденче көнгә ясарга киңәш ителә», – дигән хәзрәт.
Аның сүзләренчә, иртәрәк сөннәткә утырткан саен, балага стресс шулкадәр азрак була.
«Бу хезмәт өчен профессионалларга, аерым алганда, инде тәҗрибәсе булган яхшы хирургларга мөрәҗәгать итегез», – дип киңәш биргән имам.
- «Хәзрәт белән чәй» проекты кысаларында Рөстәм Хәйруллин белән әңгәмәнең тулы тексты: «Хәзрәт белән чәй: бала туганнан соң нәрсә эшләргә кирәк һәм исламда нинди исемнәр рөхсәт ителгән»