Добавить новость

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Әти-әнисез калган, энесе һәм сеңлесен тәрбияләүче Айгизә: «Үлем янәшәмдә йөрде сыман»

Дөньяга аваз салганда сабыйларны тигез канатлы, әти-әниле үссен дигән изге теләкләр белән каршы алабыз. Әти-әниле булып яшәүнең ничә яшьтә дә зур бәхет булуын аңлап та бетермибез. Кызганычка, бүгенге әңгәмәдәшем Айгизә һәм аның энесе белән сеңлесе күптән түгел генә шушы бәхеттән тулысынча мәхрүм калганнар. Моннан җиде ел элек әтиләрен җирләгән булсалар, узган елның декабрь аенда Айгизә, Данил һәм Динараның әниләре Нурсилә ханым да бу якты дөньядан киткән.

Әле укуын да тәмамларга өлгермәгән Айгизәнең иңнәренә бүгенге көндә бик зур җаваплылык төшкән. Аның алдында 19 яшьлек энесе һәм 11 яшьлек сеңлесен тәрбияләү, кайгырту бурычы тора.

Аллаһы Тәгалә сыный үзләрен. Шушы кайгы-хәсрәтләр генә җитмәгән, тома ятим калган балаларны алда әле зур хәвеф тә көтеп торган икән – әниләрен җирләп бер ай узуга, аларның әти-әниле балачаклары узган төп нигездәге йортлары янып көлгә әйләнгән.

Айгизә «Интертат»ка гаиләсенә килгән сынаулар хакында бәйнә-бәйнә сөйләде.

«Әтиемнең үлемен әнисе кичерә алмады, дүрт ай дигәндә аның янына күчте…»

Без гаиләбез белән Башкортстанның Бөрҗән районы Аскар авылында яшәдек. Бу минем әтиемнең туган яклары, – дип, балачакларын искә алудан башлады сүзен Айгизә. – Бөрҗән районын ишетеп беләсездер инде, ул үзенең тәмле балы, куе урманнары белән дан тота. Әти-әниебез бик тырыш кешеләр иде, мал-туар асрап, печән әзерләп, бакчабызда төрледән-төрле җиләк-җимешләр, яшелчәләр үстереп, гомер буе үз көчләре белән көн күрделәр, миңа һәм энем белән сеңлемә тиешле, дөрес тәрбия бирергә тырыштылар.

Бөтен кешенең дә балачагы күңелле үтә торгандыр инде ул. Безнең дә балачак елгада су кереп, җиләк җыеп, бик рәхәт үтте. Өстәвенә, без әби-бабайлы бәхетле балалар идек. Әтиемнең әти-әнисе бездән ерак яшәмәде. Аларга бик еш барып йөрдек. Әбиебезнең төрле кызыклы тарихлар сөйләве, матур итеп җырлавы, аннан аларда кунып калуларыбыз, тәмле ризыклар белән сыйлануларыбыз – болар барысы да бүген дә күз алдымда, – ди ул.

Айгизә әлеге самими, бер кайгысыз балачагына нокта куелган көнне дә яхшы хәтерли. Әтиләренең фаҗигале төстә араларыннан китеп баруын Айгизә дә, энесе дә бик авыр кичерәләр. Әнисенә һәм әби-бабасына аеруча да кыенга туры килә. Кечкенә Динара, 4 яшендә әтисез калган сабый гына нинди зур югалту кичергәннәрен аңлап бетермәгәндер.

2019 елның 5 июле күңелебезгә гомерлеккә кара көн булып уелып калды, – ди Айгизә. – Әтиемнең вафаты сәбәпләренә аерым тукталасым килми. Ләкин якын кешебезнең шулай йөгереп йөргән җиреннән үлеп китүе безне һәм әниебезне генә түгел, барлык туганнарыбызны да тетрәндерде. Әтиемнең үлемен әнисе кичерә алмады. Баласын югалту ачысыннан тәмам сулды, саргайды да, дүрт ай дигәндә әтием янына мәңгелеккә күчте. Шулай итеп, без ярты ел эчендә ике мәет җирләдек – балачагыбызның иң якты өлеше - олыәсәйсез дә калдык - ди ул.

Унбиш яшьлек Айгизәгә, иң өлкән бала буларак, тормыш иптәшен югалткан әнисенә терәк булырга, аны кайгыртырга туры килә. Йорт тирәсендәге эшләргә дә бер дә куркып тормыйча алына башлый.

Әниебез баштарак әтинең үлемен кабул итәргә теләмәде. Күз яшьләрен безгә күрсәтмәскә тырышса да, кичләрен сулык-сулык елап ятуларын ишетеп, өзгәләнә идем.

Әтием һәм әнием

Фото: © Айгизә Галиуллинаның шәхси архивыннан

Әнием белән әнием бер-берсен шундый яраттылар. Без дә аларның бер-берсенә матур итеп, яратып дәшеп, мәхәббәт тулы караш белән карап яшәүләрен күреп, шул мәхәббәт нурында коенып үстек. Үзләренең мәхәббәт тарихларын кат-кат, көлә-көлә сөйли торганнар иде. Әтиебез әниебезгә җырлар багышлый иде. Менә шулай шаярып- шатланышып яшәп ятканда әтиебезнең арабыздан китеп баруы, әлбәттә инде, безнең гаилә өчен коточкыч зур тетрәнү булды. 35 яшендә тол калган әнигә без 3 баланы аякка бастырырга, кеше итәргә кирәк иде.

Туганнар ярдәме белән, аннан без – балалары хакына, әни бу кайгыны җиңеп чыга алды. Үзенең бөтен көчен безне үстерүгә, йорт-җирне карауга түкте. Энем белән минем университетка укырга керә алуыбызга шундый нык шатланган иде. Безнең укуыбыз, студент тормышыбыздагы яңалыклардан һәрдаим хәбәрдар булды. Деканнан, ректордан килгән рәхмәт хатларына бик куана торган иде, – ди әңгәмәдәшем.

«Ашыгыч ярдәм чакыртырга кушып шалтыратуы – әнием белән соңгы сөйләшүебез булды»

Бер канатсыз калсалар да, тормыш үз көенә дәвам иткән. Айгизә белән энесе Уфада укып йөри, каникулларда исә авылга, тәмле ризыклар белән сагынып көтеп торучы әниләре янына ашыгалар. Тиздән әниләрен дә соңгы юлга озатачаклары турында башларына да китереп карамыйлар. Сәламәтлегенә бер тапкыр да зарланганы, хастаханә юлларында йөргәне булмаган әниләрен ашыгыч ярдәм алып киткәч тә, күңелләренә начар уйлар килми әле. Берничә көннән, терелеп, өйгә кайтыр дип өметләнәләр.

Әниемнең саулыгы һәрвакытта да әйбәт булды. Бик тормышны яратучан, гел елмаеп-көлеп яшәүче кеше иде әниебез. Шуңа күрә әле дә әниебезнең вафатын аңлап җиткерә алмыйбыз. Барысы да үз урынында кебек. Авылдагы йортыбызга кайтып керербез, ә анда елмаеп әни каршы алыр сыман.

Сеңлем яхшы мәктәптә, интернатта торып укыды. Шуңа күрә әни узган ел сентябрьдән ноябрьгә кадәр себергә китеп эшләп алган иде. Аның белән соңгы тапкыр 28 ноябрь көнне күрештек. Себердән авылга кайтышлый безгә тукталды. Икенче көнне үзем таксига утыртып, озатып җибәрдем. Минем университетта имтиханнар чоры башланды, чып-чын урак өсте иде. Яңа ел бәйрәмнәрендә барыбыз бергә әни янына кайтып озаклап торырбыз дип планлаштырдык. Ләкин башка күрешүләр насыйп булмаган шул…

Әнием сеңлем Динара белән

Фото: © Айгизә Галиуллинаның шәхси архивыннан

Әнием 20 декабрь көнне шалтыратып, үзен бик начар хис итүен әйтте. Ашыгыч ярдәм чакыртуымны үтенде. Әлеге сүзләрдән йөрәгем өзелеп төшкәндәй булды. Котым очып, ашыгыч ярдәм чакырттым һәм башка әниемнең тавышын ишетә алмадым инде. Шул ашыгыч ярдәм чакыртуны сорап шалтыратуы – әнием белән соңгы сөйләшүебез булды. Хастаханәгә шалтыраткач, шәфкать туташы әниемнең реанимациядә булуын, комага китүен әйтте… Бу мизгелләрне хәтеремдә кабат-кабат яңартам. Хәле начарланган вакытларда әнием янында булмавым өчен үземне кичерә алмыйм, бик үкенәм. Ниләр кичерде икән ул, нигә хәле шулай кискен начарланды икән дим… Әнием дә әтием кебек үк көтмәгәндә китеп барыр, безне ятим итәр дип уйламый идек бит без.

«Әнием»

Фото: © Айгизә Галиуллинаның шәхси архивыннан

Әниемнең безне ташлап китүен таң атканда әниемнең сеңлесе шалтыратып әйтте: «Айгизә, кызганычка каршы, әниең вафат… Туганнарыңны әзерлә, җайлап кына әйт», - диде.

Әниемнәр гаиләдә 9 бала. Бер абыйсы да гүр иясе инде. Әниемнең: «Вафат булгач, туган ягымда, әтием, абыем янына җирләгез», – дип әйткәне булган. Әнкәемнең җәсәден район моргыннан барып алып, туган авылы Ишембай районы Яңа Сәет авылында җирләдек…

«Айгизүгем» дип иркәләп-сөеп кенә үстергән әтиебезнең юклыгын менә-менә кабул итә башлаган идем, инде башларыма яңа хәсрәт төште, – ди Айгизә.

Кеше үзенең китәчәген тоемлый диләр бит. Бәлки, Нурсинә ханым да, балаларының ялгыз калачагын сизенгәндер. Ул инде узган ел башыннан ук Айгизәнең сөйгән егете белән никах укытуын, башлы-күзле булуын теләгән.

Мине ышанычлы кулларга тапшырасы килгәндер, янәшәмдә терәк булырлык кешем булуын теләгәндер. Гел никахлашыгыз дип әйтеп торды. Берничә ай уйлаганнан соң, булачак ирем белән май аенда никах укыттык. Әниемнең никах мәҗлесендә сөенеп йөргәннәре гел күз алдымда булыр инде, – ди ул.

Минем никахымда әнием, тормыш иптәшем, мин, энем һәм сеңлем.

Фото: © Айгизә Галиуллинаның шәхси архивыннан

Кемдер, бәлки, ышанмас, әмма кайгы сагалап йөргәнен Айгизә үзе дә тойган.

Кияүгә чыкканнан бирле янәшәмдә үлем йөргән кебек булды. Ирем, дусларым, төркемдәшләрем дә минем курку хисе белән яшәвемә игътибар итеп: «Айгизә, синең белән нәрсә булды?»- дип сорыйлар иде. Мин менә-менә үләчәгемә шикләнмәдем дә. Энемә телефонымның парольләрен әйтеп бетердем. Әнигә дә: «Әни, мин үләрмен сыман», – дип әйткәнем булды. «Кит, юләр сүз сөйләмә», – дип ачулаган иде шунда. Үләрмен шикелле дигәч, дусларым да, энем дә ышанмыйлар, көләләр иде. Әнием белән минем элемтәбез бик көчле, мөнәсәбәтләребез бик әйбәт иде. Бик якын булдык. Бәлки, шуңа аның үләчәген тоеп шомланганмындыр, үземне әни белән бутаганмындыр. Чөнки бу хис әниемне озату белән үк юкка чыкты. Аллаһы Тәгалә менә шулай тиздән ятим калачагыбызны сиздергәндер инде безгә, – дип сөйли ул.

«Энем белән сеңлемә тиешле тәрбия бирергә иде»

Айгизә, әлбәттә инде, туганнары ятимлек ачысын тоймасын өчен бар көчен куячак. Ул сеңлесенә опеканы үзенә рәсмиләштерергә өлгергән инде. 19 яшьлек энесенә дә күз-колак булып торачак.

Опека органнары белән мөнәсәбәтләребез бик әйбәт булды. Чөнки әтиебезнең вафатыннын соң алар безгә килгәләп торды. Минем җаваплы, тырыш кыз икәнлегемне беләләр. Шуңа күрә, студент кына булуыма карамастан, сеңлемне тәрбиягә алырга ярдәм иттеләр. Сеңлем хәзер безнең белән яши. Тормыш иптәшем дә әниебезне югатканнар соң сеңлебезне үз канатыбыз астына алырга тәкъдим итте. «Шатлыкта да, кайгыда да бергә булырга сүз бирдек бит, барысын да бергә кичерербез», – диде. Ирем энем белән дә бик яхшы мөгамәләдә, алар дуслар. Тормыш иптәшемә шундый вакытымда терәк булганы өчен мин бик рәхмәтле.

Мин Башкорт дәүләт педагогия университетының башкорт филологиясе факультетында, энем информацион факультетта укып йөри. Ул компьютерлар буенча белгеч.

Сеңлебезгә 11 яшь. Аны Уфадагы мәктәпкә укырга бирдек, 5 сыйныфта белем ала. Динара кул эшләренә бик оста, бисердан төрле әйберләр ясый, матур итеп җырлый-бии, бар яклап талантлы, уңган бала. Бәләкәй генә булса да, тәмле итеп тортлар пешерә. Әле менә минем туган көнемә пешергән тортын барысы да мактап-мактап ашадылар.

Туганнарым белән бердәм булып, әти-әниебез өйрәткәнчә дус-тату яшәргә насыйп булсын инде. Энем белән сеңлемнең икесенә дә тиешле тәрбия бирергә, никах-туйларында төп кодагый булып утырырга язсын дип сорыйм Ходаемнан, – ди, 22 яшьлек Айгизә.

«Йортыбыз урынында кара кисәүләр генә торып калган»

Айгизә, Данил һәм Динараны алда тагын бер сынау көтеп торган әле. Аларның хәзер ялларда, каникулларда кайтып йөрер урыннары юк. Әниләрен җирләп бер ай узып өлгерми, Аскардагы әти-әниле бәхетле балачаклары узган төп нигезләрендә янгын чыккан.

Янгыннын ни сәбәпле чыкканын, кызганычка, белмим. Нечкәлекләренә бирелмәдек, – ди Айгизә. – Бөтен ут чыбыкларыбыз яңа иде. Берәр җирендә кыска ялганыш булдымы икән. Әле бер атна элек кенә авылга кайтып киткән идек. Сеңлемә Уфадан мәктәп табарга кирәк булганга, барыбыз бергә җыенып китеп бардык.

Ут иртәнге өчтә чыккан. Йортыбызның дөрләп янганын беренче булып күршедәге Нур агай күргән. Аның сүзләренчә, ялкын телләре аш бүлмәсе ягыннан үрләгән. Әнием аш бүлмәсен моннан берничә ел элек кенә аерып ясаткан иде. Әни пешеренергә бик яратты, шуңа, гади генә булса да, аерым аш бүлмәсе турында хыялланды. Үзенә шулай җайлаган иде.

«Янгын иртәнге өчтә чыккан»

Фото: © Айгизә Галиуллинаның шәхси архивыннан

Төн дә булгач, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче йортыбыз дөрләп янып беткән, аның урынында кара кисәүләр генә торып калган, - ди ул.

Мондый авыр вакытларда Галиуллиннарга ярдәм кулы сузучылар бихисап күп булган.

Якыннарыбызга, авылдашларыбызга – барысына да мең-мең рәхмәтләребез. Деканыбыз, укытучыларым да кайгылы чакларыбызда бик зур терәк булдылар.

Әлбәттә, безнең хәзер яңа йорт җиткерү өчен финанс мөмкинчелегебез юк инде. Ләкин энем, тормыш иптәшем белән киңәштек тә, үз нигезебезгә берәр әзер йорт сатып алып куярга кирәк дигән фикергә килдек. «Сезгә нәрсәгә авылда йорт?» – дип әйтүчеләр дә булды. Балачагыбыз, иң рәхәт чакларыбыз шунда үткәнгә, күңелебез авылга тарта. Энем ир-егет булып килә, аңа да төп нигезебезгә кайтып йөрергә кирәк. Биредәге туганнарыбыз, дусларыбыз да сагындыра.

Фото: © Айгизә Галиуллинаның шәхси архивыннан

Минем үземдә әниемнең характеры – авырлыклар каршында баш ия, бирешә торган кеше түгелмен. Барысы да вакытлыча, авырлыкларны җиңеп чыгарбыз дип уйлыйм, - диде Айгизә.

Безнең укучыларыбыз арасында Айгизә, Данил һәм Динарага җомга хәерләрен җибәрергә теләүчеләр булмый калмас. Кыска гына вакыт эчендә күпме кайгы-хәсрәт күргән гаиләгә битараф булмасак иде.

Реквизитлар:

40817810106463730356 БИК 048073601 (Сбербанк) Айгиза Валиевна

8 987 025 2037 (Сбербанк, акча җибәргәндә «благотворительность» дип язарга кирәк)

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России