«Анда барысы да зурлар өчен» - Миләүшә Сабированың туган көнен дүрт көн бәйрәм иткәннәр
Данир Сабиров хатыны Миләүшәнең туган көнен дүрт көн буе бәйрәм итүләрен хәбәр итте. Сабировлар гаилә дуслары белән Мисырга очкан. Шунысы кызык, сәяхәт итәргә бик тә яратучы гаилә булса да, аларның бу илдә әле беренче генә булулары икән.
«Казан концертларыннан соң хатынымның туган көнен бәйрәм итәргә булдык. Бу илдә без беренче тапкыр! 3 пар, балаларсыз һәм беренче тапкыр. Маҗаралы сәяхәт булды.
Тоткарлыкларсыз барып җиттек. Миләүшәнең туган көнен дүрт көн буе бәйрәм иттек», – дип сөйли ул сторисларында.
Данир Сабиров Мисырны бик ошаткан. «Без яшәгән кунахканә хикмәтски иде. Анда барысы да зурлар өчен. Территориясе бик матур, каралган, югары дәрәҗәдәге сервис», – дигән ул. Һәр кич саен музыкаль программа булуын да билгеләп үткән. «Кич саен безне Мамадыштан «Хатирә» бию ансамбле сөендерде», – дип шаярткан артист.