«Рәхәтләнеп бергә авыз ачтык»: Казанның 10 туклану ноктасында хәйрия ифтары узды
Җәннәт Минһаҗева Казанның - «Умай», Мәскәү базары, «Чинаякъ», «Ойла», «Сота», «Эмиз», «Мануфактура», «Туган авылым», «Dream Coffee» һәм «Нескучный Сад» мәйданнарында ифтар үткәрде. Әлеге нокталарның берсендә мин дә булдым. Дөресен әйтим, ифтарларга йөргән кеше түгелмен, бу – минем беренче тәҗрибә.
Оештыручылар алдан белдергәнчә, проектның үзенчәлеге шунда: хәйрия ифтары бер үк көндә һәм бер үк вакытта барлык ун ресторанда да уза. Бу формат җәмәгатьчелекне, бизнесны һәм кунакларны бер-береңә ярдәм итү, кайгыртучанлык һәм теләктәшлек кебек кыйммәтләр тирәсендә берләшүен гәүдәләндерә.
Ишектән килеп керүгә, анда эшләүче кызлар елмаеп каршы алды. Журналист икәнемне белгәч, аерым өстәлгә утырырга да тәкъдим иттеләр әле. Мин халыктан аерылмадым, матур апалар янына барып утырдым.
Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, мәҗлескә авыр тормыш халәтенә юлыккан, балаларын үзләре генә тәрбияләүче ханымнар һәм студент кызлар җыелган иде. Дөресрәге, җыелырга тиеш иде...
Мин 6 хатын-кыз белән бер өстәл артында утырдым. Алар өчәр итеп ике компаниягә бүленгән иде. Аңлавымча, алар үзара дуслар яки туганнар. Мин Фирдүс Тямаев җырындагы ялгыз торна сыман уртада үзем генә утырдым, тик озак та үтми янымдагы ханымнар белән аралашып киттем.
Алардан әлеге ифтар турында кайдан белүләрен сораштым.
Эльвира Вәлиева: «Хәйрия ифтары турында туганыбыздан белдек. Ул безне теркәде, һәм менә бүген апам, сеңелем белән бирегә килдек. Безгә бик ошый, барысы да тәмле. Рәхәтләнеп бергә авыз ачтык. Бик зур рәхмәт барыгызга да!» – диде ул.
Әлфия Дәүләтшина: «Аллаһның рәхмәте яусын монда эшләгән кешеләргә дә, чакырган туганыбыз Гүзәлия Шамил кызына да. Безне бик тәмле ризыклар белән сыйладылар. Аллаһы Тәгалә үзләрен дә зурласын».
Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова
Хәйрия ифтарында ике өстәл һәм минем белән санаганда 14 кунак булды. Өстәлдә җимешләр һәм су кунаклар килүгә инде әзер иде. Авыз ачкач, каһвәханәдә эшләүче кызлар бер-бер артлы сый-нигъмәтләр чыгарды. Салат, аннан токмач ашы, аннан бәрәңге боламыгы белән ит, һәм соңыннан – десерт. Салатларны чыгаруга: «Һава торышы начар булу сәбәпле, 6-7 кеше килә алмый, ә ризыклар инде әзер. Танышларыгызны чакыра аласыз», - диделәр. Өстәл артында утыручылардан: «Их, ашамлыклар әрәм була, жәл», – дигән тавышлар ишетелде.
Хезмәттәшем белән дә хәбәрләштек, башка кафеда да шул ук хәл булган. Бу очракта оештыручыларны жәлләп куйдым. Игелек эшләргә тырышалар…
Янымда утыручы ак яулыклы әби ахирәте өчен бер порция ризык алып кайтырга рөхсәт сорады, әлбәттә, аңа беркем каршы килмәде. Шулай, бер кешелек ризык «коткарылды».
Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова
Чәй эчкән арада, күрше өстәлдә матур гына көлешеп, гөр-гөр сөйләшеп утыручы ханымнар янына барып килдем. Алар арасыннан Зөлфия Хафизова сүз алды.
Хәйрия ифтары турында социаль челтәрдән белдек. Безгә бик нык ошады. Оештыручыларга, аеруча Җәннәт ханымга Аллаһның рәхмәте яусын. Ул оештырган хәйрия ифтары кабуллардан булсын, барлык әҗер-саваплары үзенә ирешсен. Аллаһы Тәгалә аннан риза булсын. Бу каһвәханәнең хуҗаларына да зур рәхмәт. Ризыклары бик тәмле, эшләүче кызлар да бик ягымлы. Барысы да ошады, бик зур рәхмәт! - диде ул.
Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова
Мине дә сыйладылар, зурладылар. Оештыручыларга зур рәхмәт. Килгәндә, мин монда берәр «программа» бардыр, вәгазьләр каралгандыр, дип уйлап килгән идем, Ә ул башкачарак булып чыкты, тик барыбер бик җылы, рәхәт булды.