Добавить новость



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Курайчы Айгөл Сәмигуллина: «Композиторларыбыз курай өчен көйләрне күбрәк яза башлады»

Музыка – безнең гомерлек юлдашыбыз. Ул шатлыкта да, кайгыда да һәрчак янәшәдә: күңелгә рәхәтлек бирә, яшәргә көч өсти. Музыка, моң дәрьясы һәркемгә якын сердәш һәм мәңгелек юлдаш булып кала килә.

Ә менә шул моңнарны халыкка җиткерүчеләр – үз эшенең осталары. Бүгенге героебыз – бик тә сәләтле кыз Айгөл Сәмигуллина. Ул Казанның данлыклы И.В. Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенең укытучысы. Айгөл яшьләрне татар кураенда уйнарга өйрәтә. Аның башкаруындагы көйләр матурлыкны күрергә өйрәтә, рухи көч өсти. Айгөлнең иҗаты һәм ул саклап калган милли моңнарыбыз турында бүгенге сүзебез.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Курайга беренче дәрестән үк гашыйк булдым»

Айгөл – Казан кызы. 6 яшьтә үк музыка дөньясына чума: музыка мәктәбенә, флейта һәм фортепиано классына укырга керә. Ә 8 яшь тулганда «татар курае» белән таныша.

Курайга беренче дәрестән үк гашыйк булдым. Аннары курайчылар ансамблендә уйный башладым. Ул иҗат коллективы белән төрле чараларда, Сабантуйларда, бәйгеләрдә катнаша идек. Мәктәптә укыганда шундый иҗади тормышта гөрләдем. Миңа бик ошый иде, үземнең һөнәремне музыка өлкәсе белән бәйләргә карар кылдым. 11нче сыйныфны тәмамлагач, профессиональ белем алу өчен Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең флейта бүлегенә укырга кердем. Гаиләмдә, якыннарым арасында музыкантлар юк. Әти-әнием, әби-бабам кечкенәдән сәнгатькә тартылуымны күрделәр һәм гел мине хуплап тордылар, – ди Айгөл.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Айгөл музыка көллиятендә укыганда курайда уйнавын да дәвам иткән.

Флейта – классик уен коралы. Ә татар курае – милли уен коралы. Ләкин нәрсәне куандыра: бүгенге көндә курай яңадан популярлык казана. Мин үземе музыка көллиятендә укыганда курайда уйнауны да дәвам иттем һәм һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнә башладым. 2024 нче елда консерваториянең татар музыкасы кафедрасында тәүге тапкыр курай бүлеге ачылды. Мин шул елны, музыка көллиятен тәмамлап, югары белем алырга кабул ителдем. Консерваториядә минем төп максатым – татар кураенда уйнау осталыгын үстерү, аны профессиональ югарылыкка җиткерү, төрле төр курайларны үзләштерү, репертуарымны баету иде.

Хәзер мин чагыштырмача сирәк яңгыраган курайны Россиянең төрле төбәкләрендә таныта башладым. Мәсәлән, беренче курста укыганда Мәскәүдәге Гнесиннар исемендәге музыка академиясендә консерваториянең милли уен кораллары ансамбле белән курайда уйнап чыгыш ясадым. Шундый дәрәҗәле һәм затлы залларда үзебезнең милли уен коралларыбызны күрсәтү – милли сәнгать үсеше өчен бик мөһим эш, — дип сөйләде әңгәмәдәш.

Фото: «Интертат» өчен Айгөл Сәмигуллина шәхси архивтан тәкъдим итте

Шулай ук Айгөл Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы буларак та уңышларга ирешкән.

Әле бер ел ярым гына эшләсәм дә, Казан һәм башка шәһәрләрнең иң зур сәхнәләрендә чыгыш ясап өлгердем. Атап әйткәндә, Муса Җәлил исемендәге Дәүләт опера һәм балет театры, хәзерге Тинчурин театры, филармония һәм Уфадагы зур сәхнәләрдә, концерт залларында чыгышларым булды. Курай тавышын зур сәхнәләрдән яңгырату мөмкинлеген биргән өчен ансамблебезнең сәнгать җитәкчесе Айрат Ринат улы Хәмитовка һәм баш дирижёрыбыз Айрат Хәйруллинга ихлас рәхмәтләремне белдерәсем килә. Ансамбль концертлары вакытында курай белән соло номерлар башкарам. Татар кураенда уйный торган репертуарны баету өстендә дә эшлибез. Айрат Хәйруллин белән курай өчен яңа заманча аранжировкалар ясыйбыз.

Репертуарга килсәк, барыбыз да яраткан һәм үз иткән татар халык җырларын сайлыйбыз. Тамашачының күңелендә булган җыр-моңнар белән эш итәбез. Аларны илнең кайсы төбәгендә дә яратып кабул итәләр, тыңлыйлар һәм алкышлыйлар. Гомумән, курай моңнары Россиянең барлык милләт вәкилләренең җанына хуш килә. Курай бик гади уен коралы булуына карамастан, анда уйнау үзенчәлекләре бар, – дип ассызыклады музыкант кыз.

Фото: © «Интертат» өчен Айгөл Сәмигуллина шәхси архивтан тәкъдим итте

Музыка сәнгате Айгөл өчен тормышның төп мәгънәсе.

Музыка сәнгате – тормышымның төп мәгънәсенә әверелде, үземне җыр-моңнан, сәхнәдән башка күз алдыма да китерә алмыйм. Татар кураен алга таба тагын да ныграк танытасым килә. Сәхнәгә чыгып, тамашачылар белән иҗатым чаткыларын бүлешү мине чиксез бәхетле итә.

«Татар журналистикасы һәм сәнгать дөньясы – аерылгысыз ике өлкә»

Айгөл Казан федераль университетының татар журналистикасы бүлегендә дә белем ала.

Нигә мин журналистиканы сайладым? Чөнки кечкенәдән үк татар мохитендә үстем. Татар әдәбиятын укырга нык яратам. Без гаиләбез белән һәрвакыт «Идел», «Сөембикә», «Сабантуй», «Шәһри Казан» газета-журналларын яздыра идек, барысын да карап-укып бардым. Кечкенәдән телевизордан татар тапшыруларын карап, туган телдә радио тыңлап үстем. Бу шундый йогынты биргәндер, мөгаен, этәргеч булгандыр.

Татар журналистикасы һәм сәнгать дөньясы – аерылгысыз ике өлкә, дип исәплим. Мин иҗатта кайныйм, көн саен төрле артистлар, сәхнә йолдызлары, музыкантлар белән аралашам. Нәкъ журналистика аша сәнгать дөньясын күрсәтәсем килә. Бүгенге көндә Казан федераль университетындагы татар журналистикасы бүлегенең икенче курсында белем алам. Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә дә журналистика буенча беренче адымнарымны ясый башладым. Журналистика аркылы иҗатның матурлыгын һәм илаһилыгын күрсәтермен, дип өметләнәм. Бәлки, киләчәктә бу юнәлештә берәр проект оештырырмын. Сәнгатьне кызыклы итеп күрсәтәсем килә, — диде Айгөл, журналистиканы сайлавын аңлатып.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Күренекле җырчы Людмила Зыкина исемендәге легендар «Россия» ансамбле җитәкчелегендә Россия халыклары милли уен кораллары оркестры форумы кысаларында узган концертларда Айгөл дә катнашты. Анда илнең төрле төбәкләреннән милли уен коралларында уйнаучы солистлар чыгыш ясады. Айгөл исә Татарстан Республикасы исеменнән татар кураенда лаеклы чыгыш күрсәтте. Концертлар Мәскәүдә узды. Шулай ук бер атна элек кенә ул Сочида үткән фестивальдә Россиянең милли инструментлар оркестры белән чыгыш ясап кайтырга да өлгергән.

— Әйткәнемчә, татар курае һәр халыкның күңелен тибрәтә ала торган уен коралы. Мин Сочида да, Мәскәүдә дә кечкенә һәм зур форматтагы курайларны тәкъдим иттем. Үзебезнең милли көйләрнең ни кадәр сихри, ихлас булуын күрсәтергә омтылдым. Тиз, җитез көйләрне дә, салмакларны да уйнадым. Минем алга таба да репертуарымны баетасым килә, хәзер композиторларыбыз татар курае өчен көйләрне күбрәк яза башлады.

Алда да татар милли музыкасы өчен җан атып, иҗатта кайнап яшисем килә. Бүгенге көндә ике университетта укып йөрим, дәүләт ансамблендә хезмәт куям. Бу уку елыннан Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә курай серләренә дә өйрәтә башладым. Анда безнең милли уен кораллары ансамбле эшләп килә. Барысына да өлгерергә тырышам. Әмма миңа мондый ритм ошый, чөнки белемнәремне иҗатның барлык өлкәләрендә рәхәтләнеп куллана алам, — дип йомгаклады ул сүзен.

Фото: © «Интертат» өчен Айгөл Сәмигуллина шәхси архивтан тәкъдим итте

Яшь, сәләтле Айгөлгә зур иҗади уңышлар юлдаш булсын. Хезмәтеңнән ямь һәм тәм табып яшәргә язсын!

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России