Нинди ризыклар йокы килүне көчәйтә?
Составында тиз углеводлар һәм шикәр булган ризыклар, мәсәлән, баллы тәм-томнар, камыр ризыклары, ак икмәк һәм десертлар составлары, матдәләр алмашына һәм нерв системасына тәэсире аркасында йокы килүне көчәйтергә мөмкин. Бу хакта «РОСБИОТЕХ» университетының диетология кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Анастасия Лебедева сөйләде, дип яза «Радио 1» сайты.
Ул аңлатканча, мондый ризыклар ашаганнан соң канда глюкоза микъдары кинәт күтәрелә, ә соңыннан тиз төшә. Шуңа күрә, арыганлык, хәлсезлек хисе сизелә, йокы килә башлый.
«Авыр, майлы һәм кыздырылган ризыклар еш кына йокыны китерә. Организм мондый ризыкларны эшкәрткәндә майларны таркатуга энергияне күп сарыф итә, матдәләр алмашы, бигрәк тә баш миенә кан агышы акрыная, бу исә, когнитив активлыкка һәм күтәренкелеккә йогынты ясый», – дип сөйләгән табиб.
Диетолог сүзләренчә, майлы ит, колбасалар, майлы сырлар, каймаклы соуслар һәм фастфуд та йокыны китерә. Шул ук вакытта, сөт, йогурт, банан һәм чикләвекләр серотонин һәм мелатонин эшләп чыгаруны арттыра һәм бу хәлсезләндереп, изрәтеп җибәрә.
Артык арыганлык булмасын (бигрәк тә көннең беренче яртысында) өчен зур булмаган порцияләр белән баланслы тукланырга киңәш итә Анастасия Лебедева.