Тинчуринда – «Казан егетләре»: Икебезгә бер ыштан: абый сала, мин киям
Җәмәгать, «Казан егетләре»н бөтен залга кушылып көлә-көлә карасам да, сөенеп кайтмадым, кайда көлдем – шунда калды. Шуңа күрә зур фикерләрем дә юк, спектакльдә булмаган фикер миңа гына каян килсен?!
«Казан егетләре» – туксанынчы еллар продукты, әйе, ул минем яшьлегем спектакле.
Заманында яшь драматург Мансур Гыйләҗев «Бичура» драмасын язып, әлеге әсәр яшь режиссер Фәрит Бикчәнтәев тарафыннан Камал театры сәхнәсендә куелып, әмма зур аншлагларга ирешмәгәч, драматург җиңел генә комедия язган да, яшь режиссер аны яңа гына укып кайткан яшь буын Щепкинчылар белән куйган. Шулай итеп, эчкән баштан авылга килеп эләккән 4 егетнең маҗаралары турындагы комедия туган һәм тиз арада бик зур уңыш казанган.
Менә алар – ул чактагы 4 егет: Рамил Төхфәтуллин (кинолар төшереп, кабминнарда эшләп, депутат булып, Качалов театрында уйнап, кабат Камал театрына әйләнеп кайтты), Айрат Арсланов, Раушан Шәрипов (театрдан китеп Казан дәүләт мәдәният институтында укытты), Илдус Габдрахманов (икенче составта – Ренат Әюпов); 4 кыз – Люция Хәмитова, Әнисә Сабирова (хәзер Финляндиядә яши), Раушания Юкачева (мәрхүмә), Фәридә Сафина. Егетләрнең авылга кайтуын оештыручы Мартыныч-Мөбәрәк – Рәшит Шамкай (икенче составта – Николай Юкачев) (икесе дә вафат).
2000 елларда комедия яңадан куела. Бу юлы Мартынычны Николай Юкачев белән Илтөзәр Мөхәммәтгалиев алмашлап уйный. Ә егетләр роленә төрле составларга Фәрит Бикчәнтәев курсының беренче чыгарылышы булган Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев, Фәнис Җиһанша, Рамил Вәҗиевлар керә. Анысы биш сезон чамасы барган, диләр. Мин яшьлегемдә бу спектакльне күп караган, әлбәттә, әмма күңелдә беренче куелыш егетләре калган. Хәер, Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның җырлап йөргәнен дә яхшы хәтерлим, баксаң, анысы икенче куелыш булган икән. Күрәсең, беренче белән икенче куелышның аермасы әллә ни зур булмагандыр.
Ике куелышны берләштереп санаганда барлыгы 15 еллап уйналган хит (ике куелыш арасындагы күпмедер өзеклек бар, әлбәттә) булып чыга. Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр», «Гөргөри кияүләре», «Җанкисәккәем» кебек озын гомерле әсәрләре кебек үк булмаса да, начар түгел инде.
Айдар Җәббаровның Тинчурин театрының баш режиссеры булачагы хәбәр ителгән матбугат конференциясендә үк режиссер: «Мин чыгарачак тагын бер музыкаль спектакль – Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре», дигән иде. Шунда ук: «Барыбыз да аңлыйбыз – театр акча эшләргә тиеш. Безгә «финанс мендәре» кирәк, чөнки мин чакырган режиссерлар арзан тормый. Бу – нормаль хәл», – дип акланып та куйды.
Шул мизгелдә Рамил Төхфәтуллинның салам эскерте тирәсендә ирәеп йөргән яшь чагы, әллә кайчан Финляндиягә китеп барган Әнисә Сабырлар күз алдыннан үтте. Әлбәттә, Айдар кадәр Айдар бу мәгънәсез-фикерсез комедиядән мәгънә-фикер табар әле дигән өмет тә чагылып үтте. Авыллар бетүе, эчкечелек, демография кебек проблемалар белән актуальләштерерме икән дип тә уйлап куйдым.
Инде менә карап кайткач әйтәм – баштан ук салынмаган мәгънә-фикерне Айдар кайдан тапсын? Юкны бар итәрдәй тылсымчы түгел лә ул. Андый максат та куелмаган. Тамашачы билетын ала да, килеп күңелле тамаша карап китә. Өлкәнрәк буын өчен ностальгия дигән татлы бонус та бар.
«Казан егетләре» – «дөньяның асты өскә килгән» туксанынчы елларда театр кайгысы калмаган халыкны театрга китерү өчен уйлап табылган җим. Әйе, ул хит. Үз вакыты өчен яхшы хит иде һәм өр-яңа спектакль иде. Әмма бүген аны яңарту нигә кирәк? Бу бит легендар спектакль түгел, бары тик хит-спектакль. Калсын иде үз чорының хиты булып. Әле тагын да тирәнрәк чокынсаң, Тинчурин театрының «Әйдә, барыйк, кызлар карыйк» комедиясе шундыйрак сюжет белән алданрак та чыккан иде.
«Казан егетләре» антиквариат түгел, ә «бэушный» (б/у) товар.
Туксанынчы елларда ул өр-яңа пьеса булган һәм театр яңа спектакль чыгарып, тамашачыга яңа товар саткан. Бүген күпме генә каксаң да, ул әлеге дә баягы иске «ботинка». Шуңа күрә ялтыратылган иске аяк киеме турында сөйләгәндә кабат-кабат аның яңа чагын искә төшерүем өчен гафу үтенәм.
Вакыйгалар Альфредның печән кибәненнән килеп чыгуы белән башлана, шуңа күрә беренче куелыш декорациясендә корама пәрдәләр арасында печән кибәне торса, икенче куелышта да фил силуэтын хәтерләткән кибән торып, кибән башында беседка да булса (Сергей Скоморохов декорацияләре), бу юлы кибән урынына печән тюклары өелгән. Арткы планда сыер да тора.
Бераз читкә китеп. Айдар Җәббаровны татар тамашачысына таныткан беренче зур сәхнә әсәре – Гаяз Исхакый әсәрләре нигезендә куелган «Тормышмы бу?» спектакле. Ул үз вакытында «Алтын битлек» театр премиясенә дә дәгъва иткән иде. «Иң яхшы рәссам эше» номинациясендә рәссам Булат Ибраһимов та номинант иде. Нәрсәгә искә төшердем дисәгез, ул спектакльдә дә сәхнә тулы печән/салам тюклары иде. Һәм сәхнәсе дә шул иде, чөнки әле Камал театры Татарстан урамында иде.
Ул вакытта 6 ел узды. Театр алышса да, шул ук сәхнәдә шул ук рәссамның (шул ук режиссер белән тандемда) шул ук (диярлек) тюклары өелеп тора. Драмада таралып яткан тюкларны өеп куйганнар да комедия уйный башлаганнар диярсең. Әмма 6 ел элек без Исхакыйның тирән мәгънәле әсәрен тамаша кылган булсак, бу юлы... кыскасы, үзегез аңладыгыз инде.
Әле бит спектакль финалында «Дәвамы бар» дигән сүз дә чыкты. И Аллам, туксанынчы елларда аның «Тагын Казан егетләре» дигән дәвамы бар иде шул – анысында кызлар үзләре Казанга килгән иде. Әмма спектакль искитәрлек булмады. Тамашачыны театрга китерү дигән изге ният белән булса да, мин Айдар Җәббаровның андый нәрсәләр белән маташып ятуын теләмәс идем.
Байтак зарландым кебек. Хәзер артистларны бераз гына мактыйм да, язмамны түгәрәклим, яме.
Казаннан авылга килеп эләккән дүрт егетне Артем Пискунов (мажорик Альфред), Эдуард Никитин (сугыш чукмары Алмаз), Зөлфәт Закиров (Тукай) һәм Салават Хәбибуллин (авыл егете Фирдәвес) уйный. Кызлар: Эльвина Кәримова (Асия), Зәринә Сафина (Хәбибә), Әдилә Хәсәнова (Фәүзия) һәм Эльвина Насыйбуллина (Фирдәвес). Ә инде Мартыныч-Мөбәрәк ролендә – Алмаз Фәтхуллин.
Артистлар барысы да шәп уйный. Кырыкка җитеп килгән артистларның тәҗрибә зур инде – диплом алу сөенеченнән эчеп маҗарага очраган егетләрне уйнауның ни кыенлыгы булсын?! Кызлар да шәп уйный, гәрчә берсенең дә егетләр кадәр тәҗрибәсе булмаса да. Чибәр Эльвина Насыйбуллинаның (Айдар Җәббаровның хатыны) гомумән дебюты – төкле аягың белән!
Озакламый икенче состав та чыгачак. Анда инде менә егетләрнең өр-яңалары булачак. Илнар Хөсәенов, Рәмис Абдуллин, Рәшит Вәлиуллин һәм Марсель Салихов. Алдагы өчесенең яшен әйтә алмыйм, ә менә Тукай ролен уйнаячак Марсель әле студент кына – быел диплом алачак. Төкле аягың белән, яшь артист!
Айдар сайлаган материалны сүксәм дә, нәтиҗәсенә килгәндә, карарга күңелле инде үзе – җырлап та алалар, биеп тә алалар, бензопила белән дә йөгерәләр (почти боевик), кырмыска-тракторны да куалар, мәхәббәт тә бар. Фәрит Бикчәнтәев беренче куелышта Тукайны трусиктан чыгарса (Илдус Габдрахманов белән Ренат Әюпов), Айдар Җәббаров Тукайны киресенчә түгәрәкләндереп чыгарды. Беркем дә чишенми дисәм, Фирдәвес ролендәге Салават Хәбибуллинның мускулларын күрдек. Тамашачыны көлдерү бары тик затлы-тәртипле ысуллар гына кулланылган. Композитор Азат Хөсәеновның элеккеге куелыш өчен язылган җырлары калуы да яхшы, әлбәттә, тагын ниндидер җырлар өстәлгән. Хореограф Марсель Нуриевның да кулы сизелә – аеруча Мартыныч биюендә.
Кыскасы, бу – Айдарның «сыйфат билгесе» белән куелган спектакле.
Айдар Җәббаров беренче матбугат конференциясендә: «Бөтен труппа катнашында Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе»н чыгарачакмын», дип тә әйткән иде. «Мин быел театрда үзем күп спектакль куячакмын. Чөнки алга таба, чакырылган режиссерлар белән эшләү өчен, матди җирлек тә булдырырга кирәк. Шуның өчен, комсызланып, күп эшләячәкмен», – дип тә әйтте.
«Казан егетләре» акчаны суга торсын, ә без Айдар Җәббаровтан премьералар көтәбез.
P.S.: Премьераның беренче көнендә Мартыныч шешә тотып биегән ди – моны ошатмыйча зарланучылар булды. Мин икенчесен карадым – Мартыныч-Мөбәрәк шешәсез биеде.