Чит илгә чыккан өчен салым турында хәбәрне кире кактылар
Дәүләт Думасында чит илгә чыгу өчен җыем яки махсус салым кертү турында закон чыгару инициативалары әзерләнми һәм каралмый. Бу хакта Дәүләт Думасының туризм комитеты рәисе Сангаджи Тарбаев «ТАСС» агентлыгына әйткән.
Моңа кадәр матбугат чаралары, имеш, Дәүләт Думасында чит илгә чыккан өчен туристлык салымы кертү идеясен хуплаганнар, дип язган иде.
Депутат Тарбаев аңлатуынча, массакүләм мәгълүмат чараларында аның элекке сүзләре дөрес шәрехләнмәгән. Шуңа күрә ул үз позициясен өстәмә рәвештә аңлатырга булган. Тарбаев сүзләренә караганда, россиялеләрнең чит илгә чыгуы өчен нинди дә булса җыемнар кертү, бигрәк тә махсус салым билгеләү турында сүз бармый.
Ул шулай ук белгечләр арасында чит илгә чыгучы гражданнар өчен финанс гарантияләре системасын реформалау мөмкинлеге турында фикер алышу баруын да әйтте. Аның сүзләренчә, сүз күбрәк хәзерге механизмнарны яңадан карау турында бара.
Бу мәсьәлә Якын Көнчыгыштагы хәлләрдән соң аеруча актуальләште, чөнки берьюлы күп кешеләрне эвакуацияләүне оештыру кирәклеге туды. Шул ук вакытта парламентарий хәзерге вакытта бу мәсьәлә бары тик экспертлар дәрәҗәсендә генә тикшерелүен ассызыклады.