Добавить новость

Илсөя БӘДРЕТДИНОВА: “Минем өйгә Илфактан башка ир-атның кергәне юк”

Нәкъ бер ел элек Илсөя белән Илфакның аерылышуы турында хәбәр таралган иде. Беркөнне Казан кибетләренең берсендә Илсөяне очраттым. Ул нык ябыккан, матурланган. Улы Нариман янында бертуган апасы сыман гына калган.– Илсөя ханым, Илфак Шиһапов белән аерылуыгызны пиар дип белгән идек...
 
– Күпләр шулай дип уйлады. Әле дә уйлыйлар. “Татар эстрадасында халыкны моның хәтле “дурить” иткән кеше юк иде әле. Һаман алдап йөрисез. Сез бергә! Без беләбез!” – диделәр. Юк, бергә түгел!
 
– Ә халык сезне гел бергә күрә...
 
– Һәркөнне шалтыратышабыз. Атнасына бер мәртәбә очрашмыйча тормыйбыз. Ул – минем продюсерым. Ничек бар иде, хәзер дә ул минем хуҗам. Контракт белән эшлибез. Без бит талашып аерылышмадык. Матур гына утырып сөйләштек тә араларны өздек.
 
– Хәзер үзегезне ничек хис итәсез?
 
– Инде Аллага шөкер! Болай булыр дип күз алдыма да китермәгән идем, әлбәттә. Илфак белән 13 ел бергә яшәп калдык. Бик матур яшәдек. Аерылгач авыр булды. Баштарак кеше сүзләре йөрәккә кадала иде. Чөнки безнең татар халкында аерылган хатын-кызга караш бөтенләй башка төрле. Берәр ир-ат тапкандыр, аның белән “гуләйт” итәдер дип уйлыйлар бит. Хәзер ул гайбәтләргә ияләштем инде. Беркемгә бернәрсә исбатлыйсым килми. Ачу да сакламыйм. Бу хәлләрдән соң бар әйбер үз урынына утырды.
 
– Илфак аерылуны авыр кичергән диләр...
 
– Әллә миңа җиңел булды дисезме? 18 килога болай гына ябыкканмынмы? Бөтенебезгә дә авыр булды. Гаилә таркалганда бер кеше генә гаепле булмый. Гаеп атта да, тәртәдә дә. Илфак белән икебез дә улыбыз алдында гаепле. Хыялланганча, улыбызны үстереп бетереп, оныкларны бергә ярату дигән нәрсә килеп чыкмады шул. Әмма Нариманны мөмкин кадәр саклап калырга тырыштык. Аңа бөтен шартларны да булдырдык. Илфак турында улыма бер генә начар сүз дә әйткәнем булмады һәм булмаячак та! Безнең өйдә әле дә Илфак хуҗа. “Әтиеңә каршы начар сүз әйтергә ярамый”, – дип Нариманга гел әйтәм.
 
 
– Нариманга ничә яшь? 
 
– 13. Ул барысын да аңлый. Безнең аерылуга өзгәләнер дип уйлаган идем. Әгәр Илфак минем турында Нариманга начар сөйләп, йә мин аңа әтисе турында ямьсез сүзләр әйткән булсам, ул шунда ук сыныр иде. Монда барысы да әйбәт. Ирек куелган. Тели икән, әтисенә бара ала, йә үзен өйгә чакыра. Мин каршы түгел. Минем өйгә Илфактан башка ир-атның кергәне юк.
 
– Аерылганнан соң нинди гайбәтләр ишетергә туры килде? 
 
– Ой, җаным! Сөйләргә куркыныч! Беренчедән, ябыгуым турында. Күпләр спортзалга махсус йөргән дип тә ишеттерде. Спортзалга йөрүемнең сәбәбе – умыртка баганам авыртканга гына. Махсус диеталарга утырып ябыкмадым. Имештер, корсагындагы маен алып, башка, калкып торырга тиешле җирләренә тутырткан икән дигән версияне дә җиткерделәр. Хәтта бик дәрәҗәле кешеләр шалтыратып: “Илсөя, синең бик уңышлы килеп чыккан, нинди клиникада ясаттың, безгә дә әйт әле?” – дип сорадылар. Экзотик җимеш ашап ябыккан дип тә ишеттем. Битенә бер миллионга пластик операция ясаткан дигән сүзләр дә булды. Иренен тутырткан һәм башкасы һәм башкасы... Бернәрсә дә тутыртмадым. Барысы да натураль продукт! Үз гомеремдә керфек тә ябыштырганым булмады! 27 яшьлек егет белән яшәп ята икән дип тә сөйләделәр. Җырчы Илназ Гарипов белән “гуләйт” итә дип тә әйттеләр. Кеше теле буенча мине кем белән күрәләр, аларның барысы белән дә йоклап чыктым. Президент белән дә йөри дип сөйләделәр. “Илсөя аша президент минем малайны эшкә урнаштыра алмас микән?” – дигән нәрсәләр дә булды хәтта... Көлсәң – көл, еласаң – ела! Тагын бар әле. Имеш, карт бер бабай миңа фатир алып биргән дә, мин шуның белән йөрим икән... Бик дәрәҗәле кеше булганлыктан, ул бабайның исемен яшерәм икән... Ә тегесе өйләнгән икән... Шуңа да мин Илфакны ташлаганмын икән... Шушы гайбәтләрне чыгарган кешеләр белән өздереп танышасым килә! Рәсми рәвештә әйтәм: өч бүлмәле фатирымны ипотекага алдым. Анда ремонт ясыйм. Әле менә бүген көне буе шуның артыннан чаптым. Әз генә Сабантуйлардан кергән акчага челтәрләр алып булмасмы икән дип йөрдем.
 
– Сер булмаса, фатирыгыз Казанның кайсы җирендә?
 
– Алган фатирым Мәскәү базары янында. Юлның бер ягында – Илфак, икенче ягында мин яшим. Илфак без яшәгән фатирда калды.
 
– Ерак китмәгәнсез икән...
 
– Чөнки улыма мәктәбе якын. Бик яхшы вариантлар бар иде. Әмма улымны мәктәбеннән, укытучыларыннан өздереп аласым килмәде. Нариман мәктәпкә дә бик яратып йөри.
 
– Иҗатыгыз ничек бара? 
 
– Узган сезонда сольный концертларым булмады. “Казан егетләре” төркеме, Илназ Гарипов белән эшләп алдык. Ипотека, кредитлар түли торган вакытта “солянка” концертларына гына калуым нык сиздерде, әлбәттә. Алла боерса, август аеннан сольный концертларым белән чыгарга торам. Башкортстан, Татарстан, Пермь, Ульяновск якларына булыр. 13 ел эшләгән юлыбыз салынган. Шул юл буенча йөрибез. Январь ахырына кадәр гастрольләр графигы инде билгеле. Иртән торсам, кич ятсам, уем гел шуның турында. Чөнки әз генә куркыта да. Ни дисәң дә, 13 еллык иҗатымда бер ел пауза булып алды. Ә артист өчен ул – зур аралык! Башта аерылдым, аннары авырдым. Гомумән, концертлар кайгысы түгел иде миндә. – Стресс та кичергәнсездер...
– Нык! Һәр профессиянең үз авырлыгы бар. Ә безнең һөнәр эмоцияләргә бәйле. Әйтик, минем концертыма 500гә якын тамашачы ял итәргә килеп утырган икән, син инде проблемаларыңны йөзеңә чыгармыйча гына елмаерга тиешсең. Бу – сындыра торган мизгел. Кулымнан килсә, узган яздан быелгы язга кадәр вакытны тормыштан бөтенләй сызып ташлар идем.
 
– Сезне усал хатын диләр... 
 
– Тормышта чебен дә үтермим. Мине якыннан белгән кешеләр: “Сәхнәдәге һәм тормыштагы Илсөя нык аерыла”, – диләр. Белмим... Елак мин. Әмма кешегә күрсәтмичә генә елыйм. Ваннага кереп, авызга сөлге кабып, кеше ишетмәслек итеп...
– Бүген йөргән кешегез бармы?
 
 
– Рәсми рәвештә әйтә алам: йөргән кешем булмады һәм якын арада әле булмаячак! Өемдә миннән ике үлчәмгә зуррак кием киюче улым бар. Бүген иң мөһим кешем – ул. Ир-атлар тарафына бәгырь каткан чорым.
 
 
– Шулай да, Илфак Шиһапов сезгә кем булып калды?
 
 
– Илфак – үзәк өзгеч якын кешем. Моны аның үзенә дә әйттем. “Дөнья хәлен белеп булмый, бәлки төрле илләрдә яшәргә туры килер. Әгәр дә миңа төнлә шалтыратып, хәлем начар дисәң, бөтен эшемне ташлыйм да кайтам”, – дидем. Без бик якын дуслар булып калдык... 
 
Эльза ГАЗИЗОВА
 
 

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Архангельская область присоединилась к акции «Единый арктический субботник-2024»



Мода

Встреча бизнес-клуба Ассоциации текстильщиков в Москве




Українські новини

Робота водієм у Таксі 571 (Київ)



Новости 24 часа

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: В Московском регионе более 62 тысяч семей распорядились материнским капиталом через банки



Game News

Dustborn let me smash fascists and flirt with my situationship on a road trip across America



Пермь

Мэр Перми опроверг слухи об утилизации отходов на территории крематория



News Every Day

Commentator’s curse strikes immediately as LIV golf hothead Tyrrell Hatton swears live on TV after losing it at the WIND



Авто

Как повысить эффективность бизнеса: 8 причин сотрудничать с крупным грузоперевозчиком



Пермь

В Пермском крае простились с погибшим в ходе СВО жителем Чусового



Юрий Шатунов

Его можно было спасти: вдова Шатунова сделала душераздирающее признание в день годовщины мужа



Пермь

«Муть. Мухаджиры» и «Калечина-Малечина»: в Москве раздали «Золотые маски



WTA

Анна Калинская впервые вошла в топ‑20 рейтинга WTA



Пермь

Мобильный принтер этикеток iMove T3Pro - лёгкий, производительный, компактный



Владимир Спиваков

Юные таланты под эгидой Фонда Спивакова дали концерт в «Михайловском»



Симферополь

Под Симферополем насмерть сбили женщину, переходившую дорогу перед автобусом



Пермь

Абитуриенты Прикамья могут отправить документы для поступления в вуз по почте



Москва

Собянин: «Активные граждане» выберут лучшие проекты в области строительства



Москва

Как выбрать лучший строительный субподряд



103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Перми — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Перми или других населённых пунктов Пермского края мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Перми можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа в Перми и Пермском крае




Новости Перми

Подрядчик реконструирует ж/д переезд на дороге между улицами Костромской и Галичской в Костроме

Пермская городская дума одобрила повышение налога на гаражи и овощные ямы

В Казани прошел фестиваль осознанного развития «Я тебя вижу»

Мэр Перми опроверг слухи об утилизации отходов на территории крематория


Пермь

В Балакове состоялось первенство России по подводному спорту






Rss.plus

Вебкам-студия MONTANA в Санкт-Петербурге

«Я ВАС СПРАШИВАЮ, КТО ВЕРБОВАЛ ВАЗ, ЗЕЛЕНСКОГО?!» Записки Мессии по технике безопасности.

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Более 12 тысяч жителей Москвы и Московской области получают повышенную пенсию за работу в сельском хозяйстве

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: В Московском регионе более 62 тысяч семей распорядились материнским капиталом через банки

Moscow.media
Москва

В новостройку по реновации на улице Красных Зорь переезжают 320 семей — Собянин



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Олег Митяев

На «Ночи музыки» выступит Олег Митяев




Спорт в Пермском крае

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Бывший пермский депутат Белых, осужденный за взятки, занялся развитием детского спорта

Пермский ХК «Молот» потерял двух нападающих

В Перми задержали должника, который прилетел из Сочи на турнир по шахматам


Елена Рыбакина

Появились новости о здоровье Елены Рыбакиной перед турниром в Англии



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Архангельск

Еда наших: Якутская кухня в уникальном проекте Food.ru



Частные объявления в Перми, в Пермском крае и в России