4 яшьлек баласы үлгән хатынны хөкем итәләр
Петропавловск-Камчатский прокуратурасы 35 яшьлек хатынга карата ачылган җинаять эшен судка тапшырган. Әлеге хатын 4 яшьлек улы үлемендә гаепләнә. Бу турыда ведомствога сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
Прокуратура гаепләү нәтиҗәсен раслаган. Ул «Саксызлык аркасында үлемгә китерү һәм ата-ана вазифаларын тиешенчә үтәмәү»дә гаепләнә.
Фаҗига 28 августта була. Ялгыз калган бала зажигалка белән уйный, шул чакта аның киеменә ут каба. Баланың күкрәге, иңбашлары бик каты пешә. Ләкин әни кеше табиблар чакырмый, яраларны үзе эшкәртә, малайны юеш сөлгегә төреп куя. 1 сентябрьдә бала пешү шогыннан һәм катлауланудан үлә.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, хатын хәмер эчү белән мавыга. Ул баласын балалар бакчасына йөртми, аның белән дорфа аралаша, тиз әзерләнә торган ризык кына ашата. Сабыйның өстендә дә, аягында да кирәкле киемнәре, уенчыклары да булмый.
Башта бу хатынны беркая чыгып китмәү һәм үзен тәртипле тоту турында имза куйдырып җибәргәннәр. Тик ул шартларны үтәми, фатирыннан чыгып китә һәм хәмер эчәргә бара. Аннары аны кулга алалар, диелә хәбәрдә.