Добавить новость
Новости по-русски



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Айдар – Алмаз Юнысовлар: «Әнигә безнең хакта: «Бу балалар исән калмаячак», – дигәннәр»

Без өчәүләп аралаштык: Алмаз, Айдар һәм мин – Алинә. Әмма егетләрнең кайсысы кем икәнен тавышлары буенча гына билгели алмыйм, шуңа күрә, буталчык булмасын дип, безнең сөйләшүне бер шәхестән интервью алган кебек язам. Аларның җаваплары да, фикерләре дә үзләре кебек охшаш.

Сезне аерып, исем белән атаучылар бик юктыр. Мин үзем дә сезне аермыйм.

Юнысовлар, диләр күбрәк. Күбесе аермый. Я: «Айдар-Алмаз», – диләр.

Сез ияләшкәнсездер дә инде? Хәзер менә күрәм: сезне буегыз буенча аерырга була.

Безне якыннан белүчеләр холкыбыз буенча аера безне. Күп еллар дәвамында аралашкач, хәтта сөйләү манерасының да, тавышның да башка төрле икәнен аңлыйлар. Без – икебез ике төрле кеше. Кыяфәтебез охшаш булса да, эчке дөньябыз, холкыбыз аерылып тора.

Мәсәлән…

Мәсәлән, Айдар – ул усалрак, мин, Алмаз, йомшаграк. 

Кайсыгыз җыр буенча сәләтлерәк икән?

Һәркайсыбыз үзенчә сәләтле. Икебез дә көйләр язабыз. Алмаз күбрәк иҗат эшләрен башкарса, мин, Айдар, административ сораулар өчен, оештыру мәсьәләләре өчен җаваплы. 

Нәкъ менә «иҗат белән шөгыльләнә башларга кирәк» дигән, «килеп чыга бит» дигән уйлар кайсыгызга беренче килде?

Икебезгә дә бер вакытны килде ул тоемлау. Без тумыштан бергә бит. Музыка мәктәбенә дә бергә йөрдек, бар нәрсә дә бертигез барды. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, сәнгать училищесына укырга керергә булдык. Аннан соң сәнгать академиясенә укырга кердек. Шулай да беренче җырларны Алмаз яза башлады, аннан соң, аңа ияреп, мин яза башладым.

Сез бүген танылган җырчылармы?

Танылганлык нәрсәдә күренә? Мәсәлән, син урамнан барганда, исәнләшәләр, таныйлар, фотога төшәләр. 

Төшәсезме?

Әлбәттә! Төшәсем килми, дип, кешенең кәефен төшереп булмый бит инде. Бераз булса да башкаларның күңелен күтәрергә бер сәбәп бар икән, аны һичшиксез кулланырга кирәк. 

Сез «сольный» концертлар куясызмы?

Ел саен Уфада куябыз, ел әйләнәсендә дә йөрибез. 2018 елда Казанда да куйган идек. Бик уңышлы үтте ул. 2020 елда да куярга планлаштырдык, тик пандемия аяк чалды. Әмма без туктамыйбыз, алга барабыз, планнар зурдан. Шулай ук бүтәннәргә дә җырлар язабыз. Тормышыбызны, гомумән, иҗатсыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Әгәр дә үз концертларыбыз булмаса да, без җырлар иҗат итеп, шушы иҗат юлыннан беркайда да тайпылмыйбыз. Тормышыбыз студиядә үтә, дисәк тә, ялгыш булмас. Ял көннәрендә банкетларда эшлибез.

Өйләрегезгә кайтасызмы соң сез? Хатыннарыгыз, балаларыгыз көтә бит.

Өйгә кайбер вакытны йокларга кайтып киләбез.

Хатыннарыгыз шушы графигыгызга ничек карый?

Алар кемгә кияүгә чыкканнарын алдан ук белделәр бит. Ул елларда сәнгатьтә идек бит, концертларыбыз да бара иде. Хәзер дә иҗат белән шөгыльләнүебез алар өчен сюрприз түгел. Аннан соң алар үзләре дә иҗат кешеләре бит. (Айдар Юнысовның хатыны Азалия – Башкортстанның халык артисты Фәим Әхмәтҗанов кызы. Фәим ага, хатыны Хөснә Әхмәтҗанова белән, 2022 елның 29 мартында юл һәлакәтендә үлә. Алмаз Юнысовның хатыны – «Нур» татар дәүләт театры актрисасы. – авт.).

Алмаз Юнысов хатыны Айгөл һәм улы Айваз белән. Фото социаль челтәрләрдән алынды.

Казанда кайчан үз концертыгызны көтәргә?

Әле көне билгеле түгел, сер булып калсын… Ә болай, ай саен диярлек Казанга киләбез, чакырып торалар. Бәлки, үз концертыбыз белән көзен килербез, Аллаһ боерса. 2018 елда Казан тамашачысы яхшы кабул иткән иде. Билетларыбыз да беренче концерт өчен яхшы сатылган иде. Без ул елны да бер оешмага да мөрәҗәгать итмәгән идек. Халык, безне тыңларга дип, үзе килде. Алга таба да шулай булсын иде, Аллаһ боерса. 

Казанга күчү теләгегез юкмы?

Казанда төпләнеп калу белән бәйле яхшы тәкъдимнәр булган иде. Сәнгать өлкәсендә эш урыннарын да тәкъдим иткәннәр иде. Әле Уфадан аерылырга уйламыйбыз, эшебез дә, гаиләбез дә шунда. Әмма кырт кисеп булмый, кем белгән бит. Күчәргә уйласак, проблема булмас.

Сез гел бергә, дисез үзегезне. Арымыйсызмы бер-берегездән?

Без төнлә ял итәбез бит. 

Игезәкләр арасында күренми торган элемтә бар, диләр. 

Бар инде ул, без кайвакыт бер төшләр дә күрәбез. Элегрәк сөйли идек төшләрне, хәзер бик сөйләгән дә юк.

Игезәкләрне үстерү бер дә җиңел түгелдер ул, малай. 

Әниебезгә бик авыр булган, дип уйлыйбыз. Без 7 айлык булып туганбыз. Туганчы, әнигә табиблар: «Бу балалар исән калмаячак. Хәтта исән калсалар да, гарип булачаклар», –дигәннәр. Әмма әни беркемнең сүзенә дә ышанмаган, безне аякка бастырган. Әти-әнигә без бик рәхмәтле. 

Игезәкләр туачагын белмәгәннәрдер дә әле алар.

УЗИ булмаган бит инде элек. Әни дә белмәгән. Беренче мин, Айдар, туганмын да, табиблар чәй эчәргә киткән. Бер 10 минуттан соң гына Алмаз да туа башлаган. Сөйли башласаң, китап язарлык…

Китабы язылыр, насыйп булса. Бер сорау: халык санын алуда кем дип язылдыгыз?

Татар дип инде, кем дип тагын?!

Җырларыгыз да гел татарча бугай сезнең. Башкорт телендәге версиясен чыгару популярлаша бит хәзер.

– Без бары тик татарча гына җырлыйбыз. Башкортмы, татармы – беркем аермый. Бар артист, ул ошый икән, тыңлыйлар – бетте. Хейтерлар гына башкорт белән татарны аера, дип уйлыйм мин. Ә болай Башкортстан халкы – бик кунакчыл, әдәпле, ачык күңелле ул. Татарның «любой» бер җырчысы, Башкортстандагы берәр районга килеп, рәхәтләнеп концерт бирә ала. Залда татар җырын тыңлаучы башкортлар да булачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России