Новости по-русски



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

«Хатыны йөкле икәнен белеп китте ул. Илне сакларга, балаларның тыныч йөрүен телим, диде»

«Интертат» Рөстәм Мәхмүдовның якыннары белән сөлйәште.

Рөстәм үзе тумышы белән Таҗикстаннан, шуңа күрә Теләчегә җәсәде кайтарылып, җеназа намазы укылгач, җирләргә дип, аны Дүшәнбегә озаталар. Теләчедә яшәүче бертуган апасы Мәүлүдә Мәхмүдова (кияүгә чыкканда, иренең фамилиясе дә Мәхмүдов булган) кечкенә балалары белән Таҗикстанга бара алмаганлыктан, энесе белән Теләчедә бәхилләшә. Мондый мөмкинлек тудырылганга, юл чыгымнарын үз өсләренә алганга, Мәүлүдә ханым район хакимиятенә, аерым алганда, район башлыгы Айрат Фәтхуллинга чиксез рәхмәтле булуын әйтте. Бу хакта ул «Интертат»ка сөйләде.

«Апа, мин китәм инде», – дип, китәсе көнне генә әйтте»

Рөстәм Мәхмүдов 3 ел элек, 2021 елда Теләчегә күченеп кайткан. 2022 елда үз теләге белән контракт төзеп, хәрби операция зонасына китә. Аннан контузия алып, яраланып кайта. Дәваланып савыккач, быел июньдә кабат контракт имзалый. Быел 15 сентябрьдә 40 яшен тутырган. 25 сентябрьдә һәлак булган. Мәүлүдә ханым сүзләренчә, «үлеме 21 сентябрь» дип язылуы – хата, чынлыкта аның гомере 25 сентябрьдә өзелүен җәсәден алып кайткан хезмәттәше дә раслаган.

Фото: © Мәүлүдә Мәхмүдованың шәхси архивыннан

Беренче тапкыр киткәч, ярты елдан соң яраланып кайтты, контузия дә булды. Башта Мәскәүдә госпитальдә ятты. Алга таба мин аны Теләчедә дәваладым, аякка бастырдым. Аннары өйләнеп, хатыны белән Санкт-Петербургка киттеләр. Аннан ул миңа әйтмичә генә тагын контракт имзалап китте. «Апа, мин китәм инде», – дип, китәсе көнне генә әйтте. Сугыш берничек туктамый, дип китте инде.

Беренче никахтан 12 яшьлек Назар исемле улы бар. Икенче баласы анасы карынында, 5 айлык кына, әле тумаган да. Хатыны йөкле икәнен белеп китте ул. Шуның белән булса да тотып калырбыз, дигән идек. Ул безгә: «Сез мине аның белән тотып кала алмыйсыз, киресенчә, минем өчен анда баруның мәгънәсе тагын да арта. Илне сакларга, балаларның җирдә тыныч, курыкмыйча йөрүен телим», диде, – дип искә алды Мәүлүдә Мәхмүдова.

«Мошенниклар тозагына эләктем, бөтен карталардагы акча юкка чыкты»

Рөстәм бик бала җанлы булган, апасының балалары аңа гел тартылган. Бүген алар туган абыйларын бик юксыналар икән.

Минем өч кызым, улым бар, Рөстәм алар өчен үлеп тора иде. Кечкенә кызыма 4 яшь. «Минем принцессам, минем помпушечкам» дип иркәләп, мәш килде инде Рөстәм. «Әни, абый үлгәч, бигрәк ямансу», – дип елый да елый сабый. «Абыең – Герой, сез тыныч яшәсен дип, гомерен бирде, елама», – дип тынычландырам, – ди Мәүлүдә ханым.

Рөстәм бертуган апасы белән шулкадәр якын мөгамәләдә булган ки, хәрби зонада булса да, көн саен иртән апасына бер сүз булса да язып җибәреп, исәнлеген белгертеп торган. Тик үләренә 2 көн кала Рөстәмнән бер хәбәр дә килмәвеннән Мәүлүдәнең күңеленә хафа оялый.

Фото: © Мәүлүдә Мәхмүдованың шәхси архивыннан

Ул гел: «Апа, минем өчен догада бул, синең хакка бик сак булырмын, ИншәАллаһ, күрешербез», – дия иде.

Беренче тапкыр киткәч, йоклый алмый идем. Нинди генә номердан шалтырату килсә дә, Рөстәмдер дип, һәрвакыт җавап бирә идем. Хәтта мошенниклар тозагына эләктем, бөтен карталардагы акча юкка чыкты. Икенче тапкыр киткәнендә, тыныч идем. Һәр иртә телеграмда «хәерле иртә, матурым, кадерле апам, минем барысы да яхшы, иншәАллаһ» дип яза иде. 23 сентябрь тордым да – бернинди смс юк. 24се дә язмады, күңелемә шом керде, үзем аңа «Рөстәмҗан, элемтәгә чыкмыйсың, барысы да яхшымы синең» дип язып җибәрдем. 25е эшкә барганда, шалтыратып, шушы хәлне әйттеләр. Телефон кайгысы булмаган инде анда, 2 көн шуңа элемтәгә чыга алмаган.

Әле дә ярый, әлхәмдүллиләһ, гәүдәсен кырдан чыгарып, алып кайттылар, ичмасам, җирли алдык. Билгесезлектә көтеп яшәүләре яман бит. Әлхәмдүллиләһ дип гел кабатлыйм, димәк, Аллаһтан шулкадәр гомер бирелгән булган. Энемне югалтуны бик авыр кичерәм, кайгырам, ләкин аның куркак булмавы белән горурланам.

Беләсезме, ул балачагыннан шундый кыю булды. Аңа 4 яшь булганда, гараж төзиләр иде, шул гараж янында зур алмагач үсте. Рөстәм шул алмагачка менеп, егылып төшеп, кулын сындырды. Кулы асылынган, үзе еламый да. Миңа килде дә: «Апа, кара, кулым ничек селкенә», – ди. Мин кычкырып елап җибәрдем. Мәрхүм бабай йөгереп килде. Бишекле мотоцикллар иде бит элек, бабай икебезне утыртты да хастаханәгә алып китте. «Әйдә, дустым, киттек, апаң барамы синең белән?» – дип хирург чыкты. «Юк, үзем генә, мин нәрсә, куркакмы әллә?» – ди. Мин аны хәзер акырып елар дип торам. Ә ул бераздан гипслы кулы белән чыкты да: «Кара, апа, хәзер кулым нинди нык», – ди. 4 яшьлек бала бит ул! Менә шундый иде ул, шулкадәр күңелемә җитми, аны сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Миңа авыр, ә әти-әни нәрсә кичергәнен аңлыйсыздыр… Бик яман», – дип көрсенеп куйды Мәүлүдә ханым.

Фото: © Мәүлүдә Мәхмүдованың шәхси архивыннан

«Иң мөһиме – энемне монда алып кайтып, хушлаша алдым, җеназа намазын Теләчедә укыттым»

Рөстәмнең әти-әнисе, туганнары Дүшәнбедә яши, шуңа күрә туган ягында җирләргә уйлаганнар. Гаиләдә алар 3 малай, Мәүлүдә – бердәнбер кыз. Аның сүзләренчә, Рөстәм – малайлардан иң олысы, энекәшләре холкы, тышкы кыяфәте белән дә абыйларына бик охшаган икән. Энекәшләренең берсе Таҗикстанда, икенчесе Петербургта яши.

Алар өчесе дә бик охшаш. Бөтенесе дә көчле рухлы. Бабаебыз, әтиебез дә хәрбиләр безнең. Хәрбилек канда, нәселдә.

Чит ил паспортым юк, ул кирәк булыр дип уйламадым да инде, шуңа җирләргә оча алмадым, Петербургта яшәүче энемне, «абыеңны җирләп кайтыгыз» дип озаттым. 2 октябрьдә аны җиргә иңдергәннәр. Хәзрәтләр, өчесе кан түгелгән җирдә кирәк, дигәч, монда узган җомга көнне өчесен үткәрдем, әти-әниләр дә тегендә уздырган.

Фото: © Мәүлүдә Мәхмүдованың шәхси архивыннан

Иң мөһиме – энемне монда алып кайтып, хушлаша алдым, җеназа намазын Теләчедә укыттым. Боларны оештырырга районыбыз башлыгы Айрат Гыйлванович булышты. Башта әни Рөстәмнең җәсәден вокзалдан ук алып китәсе иде. «Башта Теләчегә алып кайтыйкчы, аннары кире җибәрергә акчасын ничек тә табармын», – дидем, җаны теләсә кая урын таба алмый очып йөрер, дип борчылдым. Ә район җитәкчесе, хәрби комиссар да «барысын да үзебез эшлибез, үз өстебезгә алабыз» диделәр. Мин аларга бик рәхмәтле. Җеназаны да оештырырга булыштылар. Бөтен чыгымнарны күтәрделәр. Аннары район башлыгы үзе дә барып, аэропорттан әнине, энеләремне озатып җибәрде. Аларга изге эшләре өчен савап язылсын, – дип теләде Мәүлүдә ханым.

Аның иң сөенгәне – Рөстәмнең үлгәнче изге Хаҗ сәфәренә барып кайта алуы. Беренче контракт белән хәрби зонага барып кайтканнан соң, 2023 елның декабрендә ул Хаҗ гыйбадәтен кылып кайткан.

Фото: © Мәүлүдә Мәхмүдованың шәхси архивыннан

Кызганыч, дип жәлләмәгез, әлхәмдүлилләһ, илне шундый егетләр тотып тора. Бөтен кеше курыкса, безгә бәреп керерләр иде. «Апа, очарга өйрәнгән үрмәли алмый», – дип гел әйтә иде энем. Сагынам, юксынам, «мин куркак түгел» дигән сүзләре искә төшә дә, юанып китәм.

Әле дуслары озатканда, Теләчедә Рөстәмгә мемориал куярга теләүләрен әйттеләр. Ул ниятләре барып чыкса, мин бик шат булыр идем, – диде Мәүлүдә Мәхмүдова.

«Мәхмүдов Рөстәм Корбангали – Россия, Татарстан, Теләче районы горурлыгы»

Теләче башлыгы Айрат Фәтхуллин, Рөстәм Мәхмүдов читтән күченеп кайтып, Теләчедә аз гына яшәп калса да, аны үз районы вәкиле итеп күрә.

«Районыбыз егетләре махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын батырларча үтиләр, каһарманлык күрсәтәләр. Үз гомерләрен аямыйча Ватаныбызга фидакарь хезмәт итәләр.

Мәхмүдов Рөстәм Корбангали улы контракт нигезендә хәрби хезмәткә киткән иде. 2024 елның 21 сентябрендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булды.

Мәхмүдов Рөстәм Корбангали улы – Россия, Татарстан, Теләче районы горурлыгы. Теләче муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Якыннары кичергән кайгы-хәсрәтне хәзер бернинди сүзләр дә җиңеләйтмәячәген аңлыйбыз.

Аның батырлыгы безнең хәтерләребездә калачак, күп буыннар өчен батырлык үрнәге булачак», – дип язып куйган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

"Рөстәм кебек кыю егетләрнең үз гомерләре бәрабәренә ил даны өчен көрәшен безнең халык беркайчан онытмас, ул хәтерләргә җуелып калыр, буыннан буынга тапшырылыр. Рөстәм Мәхмүдовның гаиләсе, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Батыр солдатның урыны оҗмах түрләрендә булсын!" дигән теләкләрен җиткерде якташлары.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Терминал сбора данных (ТСД) промышленного класса SAOTRON RT42G



Мода

Коллекция Tshegofatso by design






Новости 24 часа

Выиграй поездку на Like Party «ДЕВИЧНИК»



Game News

The Case of the Golden Idol has done so well that it's getting a free definitive edition upgrade



Москва

За прошедшую неделю подмосковные росгвардейцы выезжали более 2100 раз по сигналам «Тревога» с охраняемых объектов



News Every Day

Single family residence sells for $2.4 million in San Jose



Блоги

Выиграй поездку на Like Party «ДЕВИЧНИК»



Москва

В рамках проекта «Инклюзивный дом искусств» пройдут круглые столы и мастер-классы – Ольга Любимова



Дмитрий Шостакович

Шостакович Опера Балет готовится к гастролям в Москве



Москва

Анастасия Уколова: «Как только дают отдых, становится некомфортно»



Евгений Кафельников

Тату, побег, анорексия. Как бунтуют дети Яковлевой, Успенской, Кафельникова



Москва

Массаж и лечебная физкультура: показания и противопоказания



Россия

XI Всероссийский конкурс «Лучшая инклюзивная школа России-2024»



Симферополь

Литературно-фольклорная программа «Хлебу – почтение вечное!»



Москва

Подмосковные росгвардейцы задержали подозреваемого в краже партии товаров из гипермаркета



Москва

Собянин рассказал о работе координаторов «Социальной службы в больницах»



Москва

Раскрутка Сайта. Раскрутка сайта Москва. SEO раскрутка сайта. Заказать раскрутку сайта. Раскрутка сайта ru. Раскрутка сайта цена. Раскрутка сайта недорого.



103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России





Топ 10 новостей последнего часа




Новости России

ТСД SAOTRON RT41 GUN: практичный, производительный, надёжный

Актеру Алексею Кравченко исполнилось 55 лет

Массаж и лечебная физкультура: показания и противопоказания

За прошедшую неделю подмосковные росгвардейцы выезжали более 2100 раз по сигналам «Тревога» с охраняемых объектов


Москва

Учебно-методический сбор гранатометчиков столичного главка Росгвардии завершился в Москве






Rss.plus

За прошедшую неделю подмосковные росгвардейцы выезжали более 2100 раз по сигналам «Тревога» с охраняемых объектов

Выиграй поездку на Like Party «ДЕВИЧНИК»

Подмосковные росгвардейцы задержали подозреваемого в краже партии товаров из гипермаркета

ТСД SAOTRON RT41 GUN: практичный, производительный, надёжный

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин: Создали еще один прогулочный маршрут



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Сергей Брановицкий

Дистрибьюция Музыки. Дистрибьюция музыки в России. Площадки дистрибьюции музыки. Сайт дистрибьюции музыки. Яндекс музыка дистрибьюция. Дистрибьюция вк музыка.




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Лучшие товары для конного спорта: выберите идеальную экипировку

Сборная Австралии по футболу не хочет играть товарищеский матч с Россией

Дух в движении: как прошел Всероссийский физкультурно-спортивный фестиваль ВОИ для людей с инвалидностью «Сочи-2024»


WTA

Соболенко вышла в ⅛ финала турнира WTA-1000 в Ухане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Как создать погоду в доме: решение от российского производителя ТИОН



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России