Добавить новость
Новости по-русски



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

«Кызгылт сары төс аны шундый җылы кичәгә әйләндерде» - «Fashion Iftar» 15 фотосурәттә

  • Ифтарның үзенчәлеге – дресс-код булуда. Ел саен төрле төс сайлана, һәм ул билгеле бер социаль проблеманы яктырта. Дресс-код билгеләнгәннән соң, 2022 елда сөт бизендәге яман шеш белән көрәш йөзеннән - кызыл, 2023 елда хатын-кызларга көч куллануга каршы торуны йөзеннән – ак, 2024 елда Ватанга мәхәббәт һәм Палестинада яшәүчеләргә теләктәшлек йөзеннән яшел төс сайланган иде. Быел чараның төп темасы – Көнчыгыш сәнгатен популярлаштыру, шуңа күрә ифтарның төсе дә – чүл белән ассоциацияләр тудыручы кызгылт сары төс булды. Кемдер аны «кишер төсе» яки «миләш төсе» дип атарга да мөмкин.
  • Әлеге масштаблы проектның авторы – стилист һәм мода өлкәсендә белгеч, «Modest Covered»ка нигез салучы Җәннәт Минһаҗева, ә оештыручыларның берсе – «Туган Авылым» милли-туристик комплексын гамәлгә куюда катнашучы Радик Абдрахманов.
  • Елдан-ел хатын-кызлар чараның дресс-кодына җаваплырак карый. Образның 60 проценты кызгылт сары төстән торырга тиеш иде, барлык кунаклар да әлеге таләпне үтәгәннәр дияргә була. Шул ук вакытта һәрбер хатын-кыз кызгылт сары төснең төрле төсмерләрен сайлаган: энҗе төсеннән алып куе миләш төсенә кадәр.
  • Хатын-кызларның образларын уйлауга күп көч һәм вакыт сарыф итүләре сизелә иде. Кайберәүләр образларында шәрык мотивларын, татар милли элементларын һәм хәзерге заман трендларын берләштергәннәр.
  • Һәркем үзенең киемендә үзенчәлекле акцент кулланган: ул – эшләпә дә, алкалар да, милли бизәкләр төшерелгән баш киемнәре, сумкалар да.
  • «Fashion Iftar»да катнашучыларның күбесе әлеге төстәге киемне беренче тапкыр киеп карауларын билгеләделәр. «Быел ифтарның төсе – миләш төсе, кызгылт сары төс, дип игълан ителгәннән соң, мин бераз уйга калдым. Ләкин шәһәр кибетләрен йөреп чыккач, бихисап кызгылт сары төстәге киемнәр табып булуын аңладым. Әлеге төсне киләчәктә дә киячәкмен, театрларга киеп барам», – диде кунакларның берсе «Интертат» журналистларына.
  • Әмма кайберәүләр, киресенчә, кызгылт сары төснең үзләренең гардеробларында гына түгел, ә кибетләрдә дә булмавын әйттеләр. Шул сәбәпле күпчелек кунаклар махсус тектерелгән образларда иде.
  • Ифтар традицион рәвештә Коръән укудан башланды. «Ал таң» мәчете мөгаллимәсе Айгөл Махиянова Коръәннең 23нче «Әл-Мөминун» сүрәсеннән аятьләрне моңлы укуы белән залны сокландырды.

  • Ифтарның иң матур һәм кызыклы өлеше – ул мода коллекцияләрен күрсәтү. Кунакларга 7 бренд тәкъдим ителде. Быел гарәп мотивларыннан, ефәк һәм ялтыравыклардан тыш татарча чигүле һәм заманага яраклаштырылган мәдәни кодлы бик күп образлар тәкъдим ителде.
  • Кичәнең мәдәни программасына мода күрсәтү генә түгел, ә «МОҢ» театраль мәйданчыгы әзерләгән перфоманс һәм «Әлиф» бию спектакле дә кергән иде.
  • Кичәнең кунаклары өчен җиләк-җимеш, яшелчә, сыр, казылык һәм камыр ризыкларыннан торган өстәлләр әзерләнгән. Беренче ризык буларак – шулпа, икенчегә – ит белән бәрәңге чыгарылды.
  • Ифтарда бик күп танылган шәхесләр: дәүләт эшлеклеләре, дизайнерлар, стилистлар, бизнесменнар, җырчылар, актерлар, блогерлар бар иде. Җырчы Гүзәлем, Зө-Ләй-Лә төркеме солисты Ләйсән Мәхмүтова, Татарстан Рәисе карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, стилист Гөлчәчәк Гәрәева, Ләйсән Гарифуллина, рәссам Гүзәл Хәйбуллова, журналист һәм «Блог мусульманки»ның авторы Айдан Мамедова һәм башкалар очрады.
  • Ифтар кунаклар арасында бүләкләр уйнату белән тәмамланды. Алар арасында төрле клиникаларга, салоннарга сертификатлардан алып кече хаҗга 2 юлламага кадәр бар иде. Юлламаның берсе ифтарда катнашучы хатын-кызлар арасында уйнатылды, ә икенчесе кичәне оештыруда ярдәм иткән волонтер кызга тапшырылды.
  • ​​​​​​​

  • Бүләкләрне тапшырганда кызыклы хәлләр дә булды. Башта кечерәк бүләкләр һәм сертификатлар тапшырылды, әмма беренчеләрдән булып Радик Абдрахмановның «Туган батыр» проектыннан бүләк отучы ханым, аңлап бетермичә, кече хаҗга юллама оттым, дип уйлады. Бик хисләнеп сәхнәгә менгәч, микрофонны алып, «мин әлеге юлламаны башка кешегә тапшырасым килә» дигән иде, Җәннәт Минһаҗева, аны тизрәк бүлеп: «Юк-юк, бу – ул бүләк түгел әле», – диде. Әлеге хәл бөтен залның күңелен күтәрде, әлеге ханым үзен уңайсыз хис иткән кебек тоелды.
  • ​​​​​​​

  • Киләсе елга «Fashion Iftar» юбилеен – 10 еллыгын билгеләп үтәчәк һәм үзенчәлекле булырга вәгъдә итә. Радик Абдрахманов 2026 елда дресс-кодның нинди булуы билгеле булуын һәм ул быелгы кебек катлаулы булмаячагын хәбәр итте. Әмма Җәннәт Минһаҗева аңа җавап итеп, икенче елга тагын да активрак экспериментлар уздырачагын белдерде. Башта «Fashion Iftar»ның быелгы төсен кабул итү авыррак бирелсә дә, миңа калса, нәкъ менә кызгылт сары төс аны шундый җылы һәм искиткеч кичәгә әйләндерде. Кунакларның залга кергәндәге реакциясе моны исбатлый. Шуңа күрә киләсе елда без тагын да активрак экспериментлар үткәрәчәкбез», – диде ул.
  • Читайте на сайте


    Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




    Новости от наших партнёров в Вашем городе

    Ria.city
    Музыкальные новости
    Новости России
    Экология в России и мире
    Спорт в России и мире
    Moscow.media









    103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

    Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

    Другие популярные новости дня сегодня


    Новости 24/7 Все города России



    Топ 10 новостей последнего часа



    Rss.plus


    Новости России







    Rss.plus
    Moscow.media


    103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

    Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

    103news.com — живые новости в прямом эфире!

    В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

    Музыкальные новости




    Спорт в России и мире



    Новости Крыма на Sevpoisk.ru




    Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России