Бүген Рәгаиб кичәсе - нинди көн һәм нәрсәләр эшләргә
Бүген, ягъни пәнҗешәмбедән җомга төнендә - Рәгаиб кичәсе. Бу турыда «Хозур дин турында» телеграм-каналында язалар.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм раҗәб аеның беренче җомгасына каршы булган кичтә уяу булырга киңәш иткән. Фәрештәләр аны Рәгаиб кичәсе дип атаганнар.
Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм икенче бер хәдисендә болай дип әйткән: «Биш кичәдә Аллаһы Тәгалә Үз колларының үтенечләрен кабул кылыр: Рәгаиб, Бәраәт, Җомга киче, Рамазан һәм Корбан гаетенә каршы кичәләр».
Нинди көн соң ул Рәгаиб кичәсе?
Бу — сөекле Пәйгамбәребезнең әтисе хәзрәти Габдулла белән әнисе Вәһеб кызы хәзрәти Әминәнең никахлашкан көне. Күп гасырлар дәвамында мөселманнар бу кичәгә зур әһәмият бирәләр. Әлеге кичәдә догалар кабул була.
Рәгаиб кичәсен гыйбадәт кылуда, тәүбә итүдә һәм дога кылуда үткәрергә тырышыгыз. Коръән укыгыз, намазларыгызны укыгыз һәм яраткан Пәйгамбәребезгә салләллаһү галәйһи вә сәлләм салават әйтегез. Иншәә Аллаһ кылган догаларыбыз кабул булыр!