Бәби табарга ярдәм итә торган догалар һәм аятьләр
Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе, галим Ришат хәзрәт Курамшин «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә йөкле хатын-кызларга бәби табарга ярдәм итә торган догалар һәм аятьләрне яза.
Бала тудыру – һәрбер хатын-кыз тормышында гомергә истә кала торган иң зур, иң әһәмиятле вакыйгадыр. Нәселне дәвам итү ул – хатын-кызның Җир йөзендәге яшәешенең асылы да, үтә дә җаваплы олы бурычы да. Ирләр үзләре бала тудырып карамагач, бу гамәлнең җитдилеген дә, авырлыгын да аңлап бетермиләр сыман.
Әмма пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм бу хакта мөселманнарга бик кирәкле дә, кызыклы да мәгълүмат җиткергән.
Мәсәлән, мөбарәк хәдисләрнең берсендә болай диелә: «Иманлы хатын ничек сөенер, ди, үз иреннән балага узса! Баласын карынында йөрткән һәр көне өчен ул көн дәвамында ураза тотып, төне буе намаз укып чыккан кебек булыр... һәм бу 9 ай шулай дәвам итәр... Ә тудырганда кичергән авырлыклар өчен Аллаһы Тәгалә аңа күпме әҗер-савап биргәнен хәтта фәрештәләр дә санап бетерә алмас...».
Бала табу гадәти хәл булса да, мәгълүм кыенлыклар белән бәйле булганга, ул гүзәл затларыбызны шактый куркытып, өркетеп тора шул... Әйе, үз балаңны күкрәгеңә кысып назлау бәхетенә ирешкәнче, хатын-кыз аны тудыру газабы аша узарга тиеш. Мондый хәлдә булачак аналар һичшиксез Аллаһның рәхмәтенә һәм ярдәменә мохтаҗ. Ә Аллаһның ярдәменә лаек булыр өчен, кешедән Ул кушкан нәрсәләрне үтәп, тыелган нәрсәләрдән тыелып яшәү сорала. Йөклелек чорында бу – аеруча мөһим...
Бала күркәм холыкка ия булсын өчен, хатын-кызга йөклелек чоры дәвамында ешрак Коръән уку хәерле санала. Баланы тудыру вакыты килеп җиткәндәрәк, йөклелектән җиңел котылуны сорап, шушы аятьләрне укырга киңәш ителә:
«ФАТИХА» СҮРӘСЕ
Ә(г)уузү билләәһи минәшшәйтаанирраҗии(ии)м.Бисмилләәһиррахмәәниррахии(ии)м.Әлхәмдү лилләәһи Раббиль гәәләмии(ии)н. Әррахмәәниррахии(ии)м. Мәәлики йәүмиддии(ии)н. Иййәәкә нәгбүдү үә иййәәкә нәстәгыыйн. Иһдинәссыйрааталь мүстәкыыйм. Сыйрааталләзиинә әнгәмтә гәләйһим. Гайриль мәгъдууби гәләйһим үәләддааааааллии(ии)н.
«БӘКАРА» СҮРӘСЕННӘН «АЯТҮЛКҮРСИ»
Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанирраҗии(ии)м.Аллааһү ләә(әә) иләәһә илләә һүвәлхәййүлькаййүү(үү)м. Ләә тәъхузүһүү синәтүү-үә ләә нәүү(үү)м. Ләһүү мәә фиссәмәә-үәәти үә мәә филь әрдъ. Мәңң зәлләзии йәшфә(г)у (г)иңңдәһүү(үү) илләә би/изниһ. Йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм. Үә ләә йүхиитуунә бишәй/им-мин (г)илмиһии(ии) илләә бимәә шәәәәәәъ. Үәсигә күрсиййүһүссәмәәүәәти үәл/әрдъ. Үә ләә йә/үүдүһүү хифзуһүмәә үә һү-үәль гәлиййүль гәзыыйм. (2 : 255).
«ӘГРАФ» СҮРӘСЕ, 54 АЯТЬ
Иннә РаббәкүмүЛлааһүл-ләзии халәкас-сәмәәүәәти үәл-Әрды фии ситтәти әййәәмиңң сүммәстә-үәә гәләл гәрш. Йүгшиль-ләйлән-нәһәәра йәт(ъ)лүбүһүү хәәсиисәә. Үәш-шәмсә үәл-камәра үән-нү(д)жүүмә мүсәххараатимм би/амриһ. Ә ләә ләһүл-хальку үәл-әмр. ТәбәәракәЛлааһү Раббүл -`гәәләмиииин. (7 : 54).
«ИХЛАС» СҮРӘСЕ
Бисмилләәһиррахмәәниррахии(ии)м.Куль һү - үәллааһү әхәд(е). Аллааһүссамәд(е). Ләм йәлид(е) үә ләм йүүләд(е). Үә ләм йәкүлләһүү күфүвән әхәд(е).
«ФӘЛӘКЪ» СҮРӘСЕ
Бисмилләәһиррахмәәниррахии(ии)м.Куль ә(г)үүзү бираббиль фәләк(ы). Миңң шәрри мәә халәк(ы). Үә миңң шәрри гаасикыйн изәә үәкаб(е). Үә миңң шәрриннәффәәсәәти филь (г)укад(е). Үә миңң шәрри хәәсидин изәә хәсәд(е).
«НӘС» СҮРӘСЕ
Бисмилләәһиррахмәәниррахии(ии)м.Куль ә(г)үүзү бираббиннәә(әә)с. Мәликиннәә(әә)с. Иләәһиннәә(әә)с. Миңң шәрриль үәсвәәсиль ханнәә(әә)с. Әлләзии йүвәсвисү фии судүүриннәә(әә)с. Минәль (д)җиннәти үәннәә(әә)с.
***
Бәби табар алдыннан, галимнәребез Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм авыр хәлләрдә укыган шушы доганы укырга киңәш итәләр:
Аллаhүммә ләә сәhлә илләә мәә (д)жәгәлтәһүү сәhлән үә әнтә тә(д)жгәлүль-хүзнә изәә шиътә сәhлән…
Мәгънәсе: Йә Аллаһ! Син җиңел кылган нәрсәләрдән тыш бернинди җиңел нәрсә юк, һәм әгәр Син теләсәң, авыр хәлне җиңел кыла аласың...
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.