Лилия Биктимирова яшь чактагы фотосын күрсәтте: «Кызыгыз сезгә охшамаган, дигән кешегә»
Лилия Биктимирова социаль челтәрдә үзенең яшь чактагы видеосын күрсәтте. Фотода аңа 17 яшь.
«Кулымда кызым Гөлназ. «Кызыгыз бөтенләй сезгә охшамаган», – дигән кешегә күрсәтәсем килде бу фотосурәтне. Миңа калса, коеп куйган үзем», – дип яза җырчы.
Гөлназ Асаева әнисенә охшаганмы?