Газовиклар фатирда нәрсә тикшерергә тиеш: Торак инспекциясеннән инструкция
Йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазлары елга кимендә бер тапкыр тикшерелергә тиеш. Бу хакта Татарстанның Дәүләт торак инспекциясенә сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итә.
Техник хезмәт күрсәтү барышында белгеч фатирда булган барлык газ җиһазларын тикшерергә тиеш:
- газүткәргечне карап чыгу;
- рөхсәтсез монтажлау булмавын тикшерү;
- шлангларның һәм тоташмаларның герметиклыгын тикшерү;
- вентильләр һәм краннарның көч куймыйча борылуын тикшерү.
Шулай ук белгеч вентиляция каналында тарту көче барлыгын, аның мебель яки мәҗбүри суыртма җайланмалар белән ябылмавын ачыкларга тиеш. Ул барлык газ приборларын кабызырга, горелкаларның торышын бәяләргә, системадагы газ басымын тикшерергә бурычлы.
Тикшерү тәмамланганнан соң, газ хезмәткәре торак хуҗасына газдан куркынычсыз файдалану кагыйдәләрен аңлатырга һәм акт калдырырга тиеш. Документка кул куйганчы, датасын һәм вакытын, башкарылган эшләр исемлеген, тикшерүче оешманың мәгълүматларын игътибар белән карап чыгыгыз.
Әгәр тикшерү бозулар белән башкарылган дип саныйсыз икән, актка кул куймаска хокукыгыз бар, диелә хәбәрдә.