Пациентларын көчләүдә гаепләнүче психологны хөкем итәләр: «Ул табиб та түгел»
Казанның Совет районы судында психолог Марсель Сультеев эше буенча процесс башланды. Суд клиентлары көчләүдә гаепләгән психолог Марсель Сультеевның шау-шулы тарихын тикшерә башлады. Журналистлар өчен ябык ишекләр артында суд аңа гаепләүне укыды. «Татар-информ» Сультеевның хатыны һәм зыян күрүчеләр белән аралаша алды.
Психолог фикеренчә, эш уйлап чыгарылган
Казанның Совет районы судында пациентларын көчләүдә, шулай ук зур күләмдә мошенниклыкта гаепләнүче психолог Марсель Сультеевның скандаллы эше буенча процесс башланды. Тикшерү версиясе буенча, 2020-2024 елларда ул психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән хатын-кызларны көчләгән.
Зыян күрүчеләр үзләре элегрәк тикшерү органнарына да, журналистларга да Марсель Сультеевның гадәти булмаган эш ысуллары куллануы турында сөйләгән иде. Ул клиентларын, имеш, ата-аналары белән якынлык кылуны күз алдына китерергә мәҗбүр иткән, аларга үзенең җенси органнарын күрсәткән.
Сультеев үзе дә, аның хатыны да бу эшне уйлап чыгарылган дип саный. Алар фикере буенча, зыян күрүчеләр сөйләгәннәрнең барысы да – уйдырма. Канәгать булмаган клиентлар, имеш, төркемгә җыелып, интернетта Сультеевның медицина белеме булмаган көчләүче һәм шарлатан булуы турында мәгълүмат таратып, аны эзәрлекли башлаганнар.
Хәзерге вакытта Марсель Сультеев сак астында. Суд залына аны конвой китерде. Җенси кагылгысызлыкка кагылышлы маддәләр булганга, эш ябык форматта карала – журналистларны утырышка кертмәделәр. Залга зыян күрүче һәм адвокат кына үтте.
Сультеевның судка килгән хатыны да залга кермәде, ул утырыш башланганчы ук китеп барды. «Татар-информ» аның белән сөйләшә алды.
«Аларның иремә дәгъвалары бар, ә без – мин һәм улым – аларга ни эшләдек?»
«Мин бу эшне уйлап чыгарылган дип саныйм. Мин – аның якын кешесе. Мин аның ярдәмчесе, уң кулы булдым. Бу хәлләр дөрес булса, мин беренче булып белер идем яки шикләнер идем, бу – безнең мөнәсәбәтләрдә сизелер иде», – дип сөйләде Сультеевның хатыны Полина.
Марсель Сультеевның хатыны сүзләренчә, иренең гаебен раслаучы ачык дәлилләр юк. Ул иренең үз фатирларыннан күршедә генә урнашкан фатирда консультацияләр һәм сеанслар үткәрүен әйтте. Полина күрше фатирда нәрсә булганын ишетеп торган, әгәр бәйләнү фактлары булса, мин аларны белми калмас идем, дип ышана.
«Барлык зыян күрүчеләр дә күп тапкырлар килде. Кайберләре гаиләбез, улыбыз белән таныш иде. Тортлар алып килделәр. Алар уңай кайтавазлар калдырдылар, тренингларда һәм вебинарларда катнаштылар. Гариза язар алдыннан гына клиентларның берсе каты үпкәләде, ә аннары без гариза язылуын белдек. Шок хәлендә идек, болар барысы да рәхмәтле клиентлар иде», – дип сөйләде Полина Сультеева.
Гаризалар язылганнан соң, Полина Сультеева сүзләренчә, ирен интернетта эзәрлекләү башланган. Марсель турында ачыктан-ачык пациентларны көчләүче дип белдергәннәр. Гариза бирүчеләр шулай ук психологның барлык клиентлары базасын таратканнар һәм аларга аның табиб түгел, ә шарлатан һәм көчләүче булуы турында яза башлаганнар.
«Тагын бер сәер нәрсә – аның 12 мең клиентыннан полициягә 5 кеше генә мөрәҗәгать иткән», – диде Полина Сультеева.
Гаепләнүченең хатыны Сультеевлар гаиләсенә каршы башланган кампанияне җентекләп тасвирлый. Аның сүзләренчә, бу эзәрлекләүләр балага да кагыла. Бала начар йоклый башлаган, хәзер психолог белән тернәкләнү курсы уза.
«Опека органнарына, мәктәпкә төрле яла ягулар белән гаризалар яздылар. Аларның иремә дәгъвалары бар, ә без ––мин һәм улым – аларга ни эшләдек? Мондый агрессия кайдан килә?» – дип сорау куя Полина Сультеева.
Фото: © Елена Фенина / «Татар-информ»
«Табиб түгел»
Зыян күрүчеләр чыннан да тәвәккәл. Алар гражданлык дәгъвалары да бирәчәк – Марсель Сультеевтан мораль зыян өчен түләүләр таләп итәчәкләр. Алар фикеренчә, психолог агрессив маркетинг алып барган – бөтен җирдә үзенә пиар ясый.
«Ул табиб битлеге артына яшеренде, әмма ул табиб түгел. Аның квалификация күтәрү курслары турында гына дипломы бар. Хәзерге вакытта ул диплом алган югары уку йорты укыту лицензиясеннән мәхрүм ителгән. Бу – дәүләтнеке булмаган коммерциячел уку йорты», – дип сөйли зыян күрүчеләр.
Зыян күрүчеләр аның үзен фәннәр кандидаты итеп күрсәтүенә басым ясый, әмма, алар сүзләренчә, ул алай түгел. Социаль челтәрләрдә үзен Нобель премиясе лауреаты дип атаган.
«Ул Нобель премиясе сайтына кереп, аларга нәрсәдер җибәргән, ә аннары җибәргән эше өчен рәхмәт белдерелгән формаль җавап алган. Бу формаль җавапны ул социаль челтәрләргә Нобель лауреаты булуына дәлил итеп куйган. Хат инглиз телендә иде, ә Сультеевка ышаныч зур иде, шуңа күрә беркем дә тәрҗемә итмәгән һәм бу фактны тикшермәгән», – дип сөйли зыян күрүчеләрнең берсе.
Көчләү һәм бәйләнү эпизодларыннан тыш, Марсель Сультеевны зур күләмдә мошенниклыкта да гаеплиләр. Канәгать булмаган клиентлар сатып алынган курслар өчен акчаларын кайтаруны сораган. Зыян якынча 800 мең сум дип бәяләнә.
«Уртача алганда, үз курслары өчен ул 200 мең тирәсе сорый иде. Курска килергә күндерү өчен, күпләргә ташламалар ясады. Шул ук вакытта Сультеевның командасы һаман да эшләвен дәвам итә – социаль челтәрләре яши», – диде зыян күрүчеләрнең берсе.
Зыян күрүчеләр шулай ук Марсель Сультеев һәм аның үзен нутрициолог дип таныткан хатыны аларга төрле БАДлар (биологик актив өстәмәләр) язып бирүләрен да сөйлиләр.
«Гариза язылган иде»
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Марсель Сультеев үзе дә канәгать булмаган клиентларга каршы җинаять эше кузгатырга тырышкан иде. Ул бер төркем кешене кече яшьтәге улына карата җенси характердагы гамәлләр кылуда гаепләде.
Эш кузгатылды, әмма тиздән җинаять составы булмау сәбәпле туктатылды. Бу эшне Лаеш районы тикшерүчеләре карады. Сультеевның хатыны версиясе буенча, бу – тикшерүнең зыян күрүчеләр сүзе белән йөргәнгә килеп чыккан.
«Безнең гариза 2024 елның августында язылган иде, иң беренче чиратта, зыян күрүчеләрнең берсе безне эзәрлекләгәнгә күрә. Алга китеш булмады, эзәрлекләүләр дәвам итте», – дип сөйләде Полина Сультеева.
Полина Сультеева «Татар-информ»га Мәскәүгә барырга – Россия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкиннан ярдәм сорарга планлаштыруын белдерде.
Чыганак: «Татар-информ», Кирилл Гумиров