Ринат Рахматуллин гаиләсендә никах туе
Җырчы Ринат Рахматуллин гаиләсендә никах туе. Аның кече кызы Регина сөйгәне белән никах укыткан.
«Бүген без кечкенә кызымның никахында, дуслар. Бәхетле, тигез тормыш насыйп булсын сезгә, кызым», – дип язды Ринат Рахматуллин үзенең сәхифәсендә.
«Алыгыз миңа курчак», – дип җырлаучы кыз шулай үстемени?», «Нинди матур кызыгыз», «Бәхеткә күмелеп яшәсеннәр», – дип язганнар һәм яшьләргә тигез гомер теләгән Ринат Рахматуллинның язылучылары.
Ә менә аның ике кызы белән янәшә торган фотосына карата сораулар бик күп булган. Эш шунда, җырчының олы кызын кайбер язылучылары Ринат Рахматуллинның беренче хатыны, кызларының әнисе дип кабул иткән. Аның инде берничә ел кызларыннан да яшьрәк хатын белән яшәвен тәнкыйтьләп: «Кара күлмәктәге ханым элекке хатыныгыз булса, бик сөйкемле ханым булган икән. Моны ничек башкага алыштырып булды?», «Кызларын тапкан хатын белән яшәгән булса… Хатыны нинди матур», – дип язганнар алар. «Үги әнисе мәҗлескә килмәгәнмени?» – дип төрттерүче дә булган.
Ә кайберәүләр исә бөтенләй, Ринат Рахматуллин өченче хатын ала, дип уйлаган. «Ринат тагын өйләнә, дип уйладым», «Фотосурәт янындагы язуларны укыганчы, инфаркт була дип торам», – дип көлгәннәр.
Фото: © Ринат Рахматуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән