Добавить новость
Новости по-русски

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Онкология белән көрәш: «Узган елда Татарстанда 20 мең кеше яман шеш белән авыруын белде»

«Татарстанда яшәүче һәр 32нче кеше онкология авыруы белән исәптә тора»

Ел саен дөньяда 20 миллион кеше онкология белән авырый, ел саен 10 миллионга якын кеше рактан вафат була. Онкология белән авыручылар саны Россиядә дә, аерым алганда Татарстанда да арта. Бу мәгълүматларны Бөтендөнья онкологик авыруларга каршы көрәш көне уңаеннан «Татар-информ»да уздырылган матбугат конференциясендә әйттеләр.

«Бүген Татарстанда яшәүче һәр 32нче кеше онкология авыруы белән исәптә тора. 2025 елның 31 декабренә Татарстанда яман шеш авыруы булган 127 324 пациент теркәлгән. Узган елда Татарстан тарихында тәүге тапкыр 20 мең кеше үзенең диагнозы турында беренче мәртәбә белде», – дип сөйләгән Татарстанның штаттан тыш онкологы Эдуард Ногманов.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

2025 елда онкология авырулары арасында юан эчәк яман шеше (14,6 процент), тире меланомасы (13,9 процент), сөт бизе яман шеше (12,4 процент), тын юллары яман шеше (8,7 процент), простата яман шеше (8,3 процент) беренчелектә булган. Республикада онкологиядән үлүчеләр саны арта: узган елда бу күрсәткеч 2024 ел белән чагыштырганда 4,3 процентка арткан.

«Сорау туа: чын авыручылар саны артамы яки авыруны ачыклау яхшырамы? Тегесе дә, монысы да. Бүген гомер озынлыгы арта, тик туучылар саны кими. Шуңа күрә яман шеш эпидемиясен күзәтәбез дә инде. Әгәр гаиләдә бала күп булса, бездә яшь кешеләр дә күп булыр иде, күрсәткечләр буенча без Швециягә һәм Норвегиягә якынаймас идек, аларда 100 мең кешегә авыручылар саны бик югары», – дип сөйләде профессор, Идел буе федераль округының штаттан тыш баш онколог-белгече, Казан дәүләт медицина академиясе директор Рөстәм Хәсәнов.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

«Күп төбәкләр Татарстандагы онкология хезмәте эше тәҗрибәсен үзләштерә»

«Татарстан – онкологик ярдәм күрсәтүдә, чирне ачыклау, скрининг, пациентларның биш ел яшәү күрсәткече буенча Идел буе округында лидер. Күпләр безнең тәҗрибәне үзләштерә. Башка төбәкләрдәге дусларыбыз теге яки бу тәҗрибәне Татарстанда алуларын әйтеп кенә тора. Бу безне куандыра», – дип сөйләгән Рөстәм Хәсәнов.

Узган елдан «Онкология авыруларына каршы көрәш» федераль проектының киләсе этабы һәм шул ук исемдәге төбәк программасы тормышка ашырыла. Аның төп күрсәткечләре буенча республика түбәндәге уңышларга ирешкән:

  • Диагноз куйганнан соң бер ел эчендә вафат булучылар саны 18 процентка төшкән;
  • Яман шеш I-II стадиядә ачыкланган пациентлар саны 64,5 процентка арткан;
  • Бу диагноз белән биш елдан артык яшәүче пациентлар саны 67,8 процентка арткан.

Ноябрьдә Дәүләт Советында Россия Дәүләт Думасы депутатлары катнашында киңәйтелгән эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәдә онкологиягә каршы көрәш федераль проектын тормышка ашыру йомгаклары турында сөйләштеләр. Парламентарийлар төбәктә онкологик ярдәм күрсәтүне ничек бәяләгән соң?

«Татарстан Республикасында онкология хезмәте эше уңышлы дип бәяләнде. Кайбер инновацияләрне башка төбәкләргә дә таратырга киңәш ителде. Россия Федерациясендә онкологик ярдәм күрсәтү белән бәйле кайбер системалы сораулар бар. Эшләнеп бетәргә тиешле нәрсәләр бар, тик эш алып барыла», – дигән Эдуард Нагуманов.

Татарстанда рак белән көрәшнең локомотивы – Республика клиник онкология диспансеры

Фото: © «Татар-информ»

«Шешләрне кечкенә тишемнәр ясап алу тенденциясе бар»

Татарстанда рак белән көрәшнең локомотивы – Республика клиник онкология диспансеры. Бу структура амбулатория-поликлиника звеносын һәм стационарны үз эченә ала. Диспансерның Чаллыда һәм Әлмәттә филиаллары бар.

Сүз уңаеннан, бер ай чамасы элек клиниканы Чаллы Ашыгыч ярдәм хастаханәсенең элекке баш табибы Марат Мөхәммәдиев җитәкли башлады.

«Узган елда РКОД стационарында 76 мең кеше яткан. Поликлиника аша 360 мең кеше, ә Казан филиалында гына да 260 мең кеше узган. Моны уртача зурлыктагы шәһәр халкы саны белән чагыштырып була», – дигән Марат Мөхәммәдиев статистика турында.

Узган елда Республика клиник онкология диспансерында 28 мең кешегә хирургия ярдәме күрсәтелгән. Бүген операцияләрнең күбесе аз инвазивлык принцибы буенча уздырыла – пациентның шешен зур тишемнәр ясап түгел, ә кечкенә тишемнәр ясап кына алар. Икенче көнгә инде пациент йөри ала, аны озак тотмыйча хастаханәдән чыгаралар.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

РКОД дөньякүләм трендларга иярә. Узган ел йомгаклары буенча, клиникада диагностиканың тугыз яңа инновацион төре кертелгән. Оешма базасында республикада бердәнбер Da Vinci роботы бар. Әлбәттә, роботлы хирургия анатомик яктан чикле хирург кулларына караганда өстенлеккә ия. Бу яңа мөмкинлекләр республика җитәкчелеге ярдәмендә барлыкка килде», – диде онкология диспансеры баш табибы.

«Дәүләт акчасына укыган студентлар дәүләт сәламәтлек саклау системасына кайтырга тиеш»

Матбугат конференциясендә онкологиягә бәйле башка мәсьәләләрне дә күтәрделәр. Алар арасында рактан прививка ясау һәм кадрлар кытлыгы бар.

Эдуард Ногманов искәрткәнчә, онкологиядән вакцинаның иң билгеле проектларының берсе бары тик метастатик меланома белән авыручыларны дәвалауга гына юнәлдерелгән. Онкология белән авыручы миллионлаган кешенең сихәтләнүе турында әлегә сүз бармый.

Фото: © «Татар-информ»

«Аңлагыз, вакцина һәм таргет препаратлары бөтен кешегә дә туры килми. Барысы да мутация дәрәҗәсенә бәйле. Өстәвенә, эшләнелә торган вакциналар яман шешне кисәтүгә түгел, ә аны дәвалауга юнәлгән», – дип аңлатты Рөстәм Хәсәнов.

Бүген Татарстанда онкологлар белән тәэмин ителеш 84 процент. Алар арасында, бу ставкада эшләүчеләрнең 40 проценты – ике эшне бергә алып баручылар. Бу – кадрларга җитди кытлык.

«Онкологиядә генә түгел, ә күп белгечлекләр буенча табиблар җитмәү сизелә. Әйдәп баручы үзәкләрдә кытлык юк, ә менә бөтен кеше дә районга кайтып эшләргә теләми. Бездә ел саен максатчан кабул итү арта. Дәүләт акчасына белем алган студентлар дәүләт сәламәтлек саклау системасына кайтырга, районнарга китеп эшләргә тиеш, дип саныйбыз. Бәлки аларга анда ошап китәр», – диде Рөстәм Хәсәнов.

«Әгәр кеше сәламәт тормыш рәвеше алып бара һәм профилактика программаларында катнаша икән, ул авыруны ахыргы стадияләрдә ачыклаудан саклана»

Фото: © «Татар-информ»

«Яман шешнең 30 процент очрагы билгеләрсез уза»

Табиблар онкологияне кисәтүнең гади, әмма еш онытыла торган чараларын атады:

  • Сәламәт тормыш рәвеше алып барыгыз;
  • Физик активлык белән шөгыльләнегез;
  • Дөрес, әмма төрле итеп тукланыгыз.

«Әгәр кеше сәламәт тормыш рәвеше алып бара һәм профилактика программаларында катнаша икән, авыруны ахыргы стадияләрдә ачыклаудан саклана. Яман шешнең 30 процент очрагы билгеләрсез генә уза, ә соңыннан кыйммәтле дәвалану таләп итә, ә ничек тәмамланасы билгесез. Планлы медицина ярдәменә караганда, ашыгыч медицина ярдәменең нәтиҗәсе азрак», – диде Эдуард Ногманов.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2019 елдан 2025 елга кадәр онкология белән авыручыларның гомер озынлыгы 1,2 елга арткан.

Кешеләр бу авыруны ачыклауның гади технологияләрен куллана ала. Кеше даими рәвештә, елына кимендә ике мәртәбә профилактика чараларында катнашса, бу эшли.

Яман шеш эпидемиясе белән көрәштә табиблардан тыш, һәр кеше үзе катнашырга тиеш.

Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России