Флоридада «Кардәшлек» кубогына хоккей матчы була
Америкадагы татар диаспорасы өчен тарихи вакыйга 4 апрельдә Флоридада узачак. АКШ татарлары җыелма командасы һәм Канада татарлары җыелма командасы Тампа-Бэй бозында «Кардәшлек» кубогы өчен көч сынашачак. Бу хакта «Татар-информ» Төньяк Америка татар җәмгыяте вәкиленә сылтама белән хәбәр итте.
Оештыручылар сүзләренчә, «Кардәшлек» кубогы — турнирның төп бүләге, ул чикнең ике ягында яшәүче татар җәмгыятьләренең дуслыгын һәм бердәмлеген символлаштыра. Бу — ел саен уздырыла торган, инде җиденче тапкыр үткәреләчәк әһәмиятле чара. Ул континентның иң зур шәһәрләреннән — Монреаль, Торонто, Остин, Сан-Франциско, Нью-Йорк, Тампа, Майами, Вашингтон һәм Питтсбургтан килгән спортчыларны берләштерә.
Бу чара татар диаспорасы вәкилләренә бергә җыелу, җәмгыятьләр арасындагы элемтәләрне ныгыту, команда рухын, милли традицияләрне һәм җәмгыятебезнең бердәмлеген бәйрәм итү өчен уникаль мөмкинлек булып тора, диелә хәбәрдә..