Язның беренче көнендә Татарстанда көчле кар, буран һәм бозлавык көтелә
Якшәмбе, 1 мартта, Татарстанда һәм Казанда һава торышы начарланачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Синоптиклар фаразлаганча, төнлә республикада көчле кар явачак. Тәүлек дәвамында урыны белән буран, күз күременең 1000 метрга кадәр начарлануы, шулай ук томан һәм бозлавык көтелә.
Явым-төшем һәм җил аркасында, кар көртләре һәм кар боткасы барлыкка киләчәк. Юлларда бозлавык саклана, кайбер районнарда бик көчле бозлавык булуы ихтимал.