«5 дәрестән соң әни белән татарча сөйләшәм»: Ана сөте белән кермәгәнне Арзамазов сеңдерә
«Ни өчен кайвакыт татарларга русларга караганда, туган телне өйрәнү авыррак бирелә һәм «дөрес методик теория» нәрсә ул»
Казанда гадәти булмаган тел тәҗрибәсе тәмамланды. «Миллиард.Татар» редакциясенең дусты, Россия Халыклар дуслыгы университеты профессоры, танылган лингвист Алексей Арзамазов берничә атна дәвамында Мәскәүдән Казанга махсус кайтып, теләгән һәркем өчен татар теле буенча биш атналык интенсив уздырды.
Бу шактый кыю идея булды: биш дәрес (4, 10, 17, 19 февральдә һәм 4 мартта) дәвамында тыңлаучылар өчен аерым белемнәр генә түгел, ә телнең «грамматик нигезен», төзек системасын да бирү. Катнашучылар бәяләмәсенә караганда, бу ният барып чыккан. «Миллиард.Татар» хәбәрчесе ахыргы очрашуда катнашып, ни өчен кайвакыт татарларга, русларга караганда, туган телне өйрәнү авыррак булуын һәм «дөрес методик теория»нең нәрсә булуын ачыклады.
«Алар моны аңлатырга кирәк, дип уйламый»
Интенсивта катнашучыларның бер өлеше өчен – татар теле әти-әниләренең һәм әбиләренең теле, тик үзләре өчен ул ят тел булып калган. Һәм аларның һәммәсе диярлек телне үзлектән яки курсларда өйрәнергә тырышкан. Әмма нәкъ менә Алексей Арзамазов форматы аларны инде таныш нәрсәләргә яңача карарга мәҗбүр иткән.
Әлеге курсларга йөргән Фәридә сүзләренчә, элегрәк телне туган тел буларак белүчеләр белән шөгыльләнү уңышсыз тәмамланган булган.
«Тел вәкилләре белән берничә мәртәбә шөгыльләнеп карадым. Алар өчен әлеге бөтен нечкәлекләр дә табигый, шуңа күрә алар кайбер авырлыкларны аңлата алмый. Мөгаен, татар телле кешеләргә күп нәрсә болай да аңлашыла торгандыр. Һәм алар моны аңлатырга кирәк дип уйламый да. Алексей Андреевич үзе шушы юлны узган һәм ул безне яхшы аңлый», – дип уртаклашкан Фәридә.
Бу парадокс – интенсивның төп ачышы. Туган телне ана сөте белән сеңдергән кешеләргә караганда, татар телен баштан ук үзе өйрәнгән кеше иң яхшы остаз булып чыкты, дияргә мөмкин. Ул телне яңа өйрәнә башлаучылар очраша торган киртәләрне аңлый, ди аның укучылары да.
Фото: © «Татар-информ»
«Моңа кадәр мондый дөрес методик теорияне һәм грамматиканы беркайда да өйрәнү мөмкинлеге булмады. Ә монда укытучы өчен татар теле бала чактан ук үзләштереп үскән туган тел түгел һәм ул аны дөрес, гади итеп аңлата ала», – дип сөйләде икенче катнашучы Рөстәм.
Аның өчен Арзамазов үрнәге – көчле этәргеч. Әгәр Мәскәүдәге профессор телне башкаларны укыта алырлык итеп үзләштергән икән, татар теле ата-баба мирасы булган кешеләр өчен бернинди аклану юк.
«Грамматика квест кебек: иң авыры нәрсә булган?»
Теләсә нинди тел курсы – һәрвакыт авырлыкларны җиңеп чыгу. Интенсивта тыңлаучылар көтелмәгән авырлык белән очрашкан: баксаң, татар грамматикасын аңлау өчен, рус грамматикасын яхшы хәтерләргә кирәк икән.
«Узган дәрес бик катлаулы булды. Монда, мөгаен, рус телен искә төшерергә кирәктер, чөнки ориентир бөтен кеше белә торган рус теленә бара», – диде Фәридә.
Хәер, бу авырлык куркытмый, ә киресенчә, кызыксындыра гына. Курста катнашучы тагын бер кеше – Феликс, Арзамазовның уникаль укыту стилен әйтте.
«Ул мәгълүматны бик гади һәм аңлаешлы җиткерә. Интенсив дип аталса да, кыскалык сизелми. Телне нульдән башлап шушындый дәрәҗәдә үзләштергән кеше ракурсыннан, аның карашыннан, үзе аша үткәрүе белән кыйммәт. Шактый зур фәнни дәрәҗәләренә дә карамастан, ул бик гади, эчкерсез. Әлбәттә, методика өчен һәм бик җылы, кешелекле аралашу өчен рәхмәт. Бик күңелле булды һәм алга таба үсү теләге бар», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ»
«Әни белән җөмләләр төзеп сөйләшәм инде»
Курс уңышының төп күрсәткече – дипломнар түгел, ә укучылар тормышындагы көнкүреш үзгәрешләр. Монда нәтиҗәләр үзләре турында сөйли.
«Дүрт кенә дәрес булды, әмма мин инде әни белән җөмлә төзеп сөйләшәм һәм нык хаталанмыйм да. Алга китеш бар. Һәрхәлдә, мин озак аңлый алмый интеккән нәрсәләрне аңлый башладым», – дип сөйләде Фәридә.
Тыңлаучыларның берсе, Инна исә, бу интенсив эшне үле ноктадан кузгатып җибәрде, дип белдерде.
Фото: © «Татар-информ»
«Әлбәттә, безгә телне өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле, әмма шулай да, без үле ноктадан кузгалып китек инде һәм җөмләләрдәге ниндидер сүзләрне күбрәк аңлыйбыз. Хәзер барысы да безнең кулда: сөйләү, тыңлау, сөйләшү, аралашу», – дип сөйли Инна.
Румия сүзләренчә, формат кирәкле бөтен темаларны да иңләгән, әмма хәзер иң мөһиме – практика. Аңа җитеп бетмәгән бердәнбер нәрсә – күбрәк татарча диалоглар һәм өй биремнәрен контрольдә тоту.
«Мин тагын өй эшләрен сорар идем. Нәкъ менә татар телендә күбрәк диалоглар. Бәлки, катнашучылар арасында ниндидер диалоглар. Чөнки кайбер биремнәрдә диалоглар бар, мин өйдә сөйләшәм, ә бәлки мин дөрес әйтмимдер», – ди ул.
Алга таба нәрсә? «Трамплин» һәм сөйләм клубы
Барлык катнашучылар да биш дәреснең тел мохитенә кереп китү өчен идеаль «трамплин» булуын әйтте. Әмма алган белемнәрне онытып җибәрмәс өчен алга таба хәрәкәтләнергә кирәк.
«Сөйләм клубын дәвам итәргә яки берәр яңа нәрсә уйлап чыгарырга кирәк. Алексей Андреевичка зур рәхмәт. Бу идеянең кемнеке икәнен белмим, тик ул моны тормышка ашырды – барысы да килеп чыкты. Бу аның хезмәте. Рәхмәт!» – диде Фәридә.
Фото: © «Татар-информ»
Феликс:
– Телне нульдән башлап шушындый дәрәҗәдә үзләштергән кеше ракурсыннан, аның карашыннан, үзе аша үткәрүе белән кыйммәт. Шактый зур фәнни дәрәҗәләренә дә карамастан, ул бик гади, пафоссыз. Әлбәттә, методика өчен һәм бик җылы, кешелекле аралашу өчен рәхмәт. Бик күңелле булды һәм алга таба үсү теләге бар.
Аудитория кәефенә караганда, «Миллиард.Татар» һәм Алексей Арзамазов тәҗрибәсе килеп чыкты. Биш адым артта калды. Алда – мөстәкыйль практиканың озын юлы көтә. Тик, укытучының үз юлы күрсәткәнчә, йөргән таш шомара.
Мария Сушкова:
– Беренчедән, ни өчен сезнең курсны сайлауны аңлатып китәм. Миңа татар теле туган теле булмаган кешене тыңлау кызыклы булды. Гадәттә, бөтен курсларны телне туган тел буларак белүчеләр алып бара, ә мине нәкъ менә Арзамазов кызыксындырды. Ул бу телне үзе өйрәнгән, шуңа күрә тел вәкилләре игътибарсыз калдыра торган ачышлар белән бүлешә ала.
Шуңа өстәп, мин аның үзөйрәткечен дә сатып алдым. Өйрәтә торган берничә блокны гына түгел, ә кереш мәкаләне дә укып чыктымы – бу мине кызыксындырды. Аның белән интервьюны да укыган идем.
Гомумән, мин биш дәрестә генә сөйләшә башлап булмасын аңлыйм, әмма миңа структураланган мәгълүмат кирәк иде. Бу бик интенсив курс булды: зур күләмдә мәгълүмат һәм өй эшләре. Аларны эшләүдә үзөйрәткеч бик булышты. Аны курс белән бергә алырга кирәк.
Фото: © «Татар-информ»
Өстенлеге нидә? Үзлектән шөгыльләнгәндә, сүзләрне кычкырып әйтергә мөмкинсең, әмма бу сиңа мөрәҗәгать иткәндә һәм сүзләрне ишеткәндәге кебек түгел. Бу сүзне башта тиз генә тәрҗемә итәргә һәм җавап бирергә кирәк. Ялгызыңа гына караганда, төркемдә бу һәрвакыт файдалырак.
Миңа этәргеч кирәк иде. Минем өйдә үзөйрәткечләр күп, мин инде берничә ел укырга җыенам, әкренләп лексикон туплыйм, әмма этәргеч җитми иде. Хәзер мин «Ана теле» сайтында теркәлдем һәм үзлектән дәвам итәргә ниятлим. Үземә график төзергә һәм атнасына һичьюгы бер-ике мәртәбә шөгыльләнергә, дисциплина булдырырга телим.
Бу курс минем өчен, беренчедән, этәргеч, икенчедән, телне үзлектән өйрәнгән кызыклы кеше белән танышу булды. Иң мөһиме – структураланган белемнәр. Башымда конструктор кебек картина төзелде: нәрсәдән башларга һәм алга таба кая барырга. Күп нәрсәләр аңлашыла башлады, чөнки мәгълүмат күп чыганаклардагы кебек таркау түгел, ә оешкан төстә бирелде.
Хәтта практик файдасы да бар: мин мәктәптә татар телен укучы балама да булыша алам. Мин аңа теге яки бу сүздә ни өчен шундый кушымчалар булуын аңлата алам. Бу чынлап та ярдәм итә.
Чыганак: «Миллиард.Татар»