Керәшеннәр Алма спасында кызларны алма суында коендырды
Казанда бер төркем керәшен активисты Алма спасы йоласын башкарды. Яшь кызларны алма су белән коендырдылар, чуенда пешкән алма ризыгыннан авыз иттеләр. Табын артында алдагы җанисәп турында да сөйләштеләр, чарада катнашучылар үзләрен керәшен дип яздырачакларын әйттеләр.