Беренче каналның элекке хәбәрчесен Луһански янындагы идән астында тоталар
Илья Андреев Беренче каналдан былтыр яз киткән, аның "пропагандада катнашасы килмәгән". Танышы аны эштән "кара тамга белән җибәрүләрен" һәм шуңа эш таба алмавын язды. Акчасы булмагач журналист саклану министрлыгы белән контракт төзегән. Аңа Мәскәүдә хезмәт итәчәксең дигәннәр, тик сугышка озатканнар.