Казанның яңа мәктәпләрендә бассейннар булмаячак - Татарстан хакимиятләре чыгымнарны киметте
Бассейннарсыз мәктәпләрне "М14" микрорайонында һәм "Новые Горки" торак комплексында төзиячәкләр. Узган ел Татарстанның яңа мәктәпләр төзүгә чыгымнарын киметәчәге билгеле булды. Чыгымнар кимесен өчен мәктәпләрне кечкенәрәк итеп салмакчылар.