Уфада матч вакытында 35 яшьлек футболчы үлгән
Һәвәскәр футбол клубының 35 яшьлек уенчысы Уфада матч вакытында үлгән. Социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, фаҗига Сипайловода урнашкан «Физра-Р» спорт үзәгендә булган. Бу мәгълүматны «Башинформ»га футбол манежы администраторлары да раслаган.
«Бездә шәһәрнең һәвәскәр командалары арасында футбол турниры бара иде. Матч вакытында бер уенчы эскәмиягә утырып ял итмәкче булды һәм кинәт үзен начар хис итә башлады. Табиблар, кызганычка, аңа ярдәм итә алмады», – дигәннәр спорт үзәгендә.
Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, реанимация чаралары нәтиҗә бирмәгән.
«Шунда ук клиник үлем булды. Реанимация чаралары нәтиҗә бирмәде», – дигәннәр ведомствода.