Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәренә 2 меңләп чыршы әзерләгәннәр
Татарстан урман питомникларында Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан сату өчен якынча 2 мең чыршы һәм 15 тонна чыршы ботаклары әзерләгәннәр. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров хәбәр итте.
«Бу – үткән ел белән чагыштырганда 2 процентка күбрәк. Әмма тенденция шундый: сату күләмнәре артмый. Урта һәм кече бизнес вәкилләре, башка регионнардан килгән арендаторлар сата – аларның статистикасы өчен җавап бирә алмыйм, әмма безнең күрсәткечләргә килгәндә, сату үсми. Халык башка альтернатив ысуллар таба (өйләрне бизәү турында сүз. – ТИ иск.), ясалма чыршылар күп хәзер. Мин моны дөрес дип саныйм», – диде ул.
Равиль Кузюров билгеләп үтүенчә, урман хуҗалыклары (лесхозлар) үз продукциясен чыршы базарларында сата. Моннан тыш, республика халкы якындагы урман хуҗалыгына килеп чыршы сатып ала ала, әмма алдан шалтыратырга кирәк.
Министр чыршы базарларының эшчәнлеге турында да бераз сөйләде. «Чыршы базарларын урыннардагы муниципалитетлар, башкалада – район администрацияләре оештыра», – диде ул.
Эшмәкәрләр чыршыларны урман хуҗалыкларында күпләп сатып алып, чыршы базарларында ваклап сата ала. «Барлык районнарда да урман хуҗалыкларына сату урыны бирелә. Декабрьнең 20ләрендә чыршы продукциясе актив сатыла башлый», – дип билгеләп үтте ул.
Министр аңлатканча, урман хуҗалыклары сата торган чыршылар, нигездә, арзан була һәм 1,5-2 метр биеклеккә җитә. Аларның бәясе 500 сумнан башлана.
«Европа чыршысы үстерәбез, кайвакыт зәңгәр чыршыларны да әзерләп була. Безнең карамактагы учреждениеләр гадәти урман культураларын яңарту өчен дә җаваплы», – диде министр.