Добавить новость



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

«Хатын-кыз интригалары корбаны»: экс-прокурорны һәм аның сөйгәнен хөкем иттеләр

«Сөйгәненең дус кызы эше буенча дәлилләрне юкка чыгарырга булышкан»

Казанның Вахитов районы суды Татарстан прокуратурасының җинаять-суд идарәсе органнарында тикшерү күзәтчелеге бүлегенең элеккеге башлыгы Али Куповка, шулай ук аның сөйгәне Евгения Покровскаяга һәм аның бизнес-хезмәттәше Артем Мясниковка хөкем карары чыгарды.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәре Али Куповның түбән тәгәрәве нидән башланган соң? «Татар-информ» язганча, 2023 елда аны ришвәт – iPhone 14 Pro Max телефоны алуда гаепләделәр, ул вакытта бу смартфон якынча 110 мең сум торган. Тикшерү версиясе буенча, Купов телефонны очрашып йөргән кызы Евгения Покровскаядан аның дус кызы Римма Сукиасянның 2 телефонын кайтаруда ярдәм иткән өчен алган.

Татарстан прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2023 елның февралендә полиция хезмәткәрләре Сукиасянны һәм Чинареваны кулга ала. Чинаревада мефедрон тутырылган уннан артык пакет табалар. Сукиасянда наркотиклар булмый, әмма полиция хезмәткәрләре аның 2 айфонын ала, анда аның җинаятьтә катнашуына дәлилләр, шулай ук «закладкаларның» фотосы булырга мөмкин дип уйлыйлар. Тикшерү версиясе буенча, Сукиасян Покровскаяга Чинареваның эше квалификациясен «наркотиклар сату»дан «саклау»га үзгәртүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бу ярдәм өчен ул түләргә дә риза була.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Али Купов, сөйгәне үтенече буенча, Сукиасян һәм Чинареваның эшен тикшерү барышына комачаулый башлый. Ул түбәнрәк торган прокурорларга йогынты ясый һәм «Вишневский» полиция бүлеге тикшерүчесе эшенә тыкшына. Аның тырышлыгы аркасында эшне кабат тыңлауга тапшыралар. Сәбәбе – янәсе, полиция хезмәткәрләре Сукиасяннан һәм Чинаревадан акча таләп иткән.

Купов Чинаревадан наркотиклар сатып алган кешеләрнең контактларын ачыклый һәм аларны сорау алганда дилерның исемен атамаска күндерә. Сатып алучыларның берсен, Покровскаяның дус кызын, Чинарева үзе күндерә. Моның өчен аны гадел хөкем чыгаруга каршылык күрсәтүдә гаеплиләр, хөкем карары чыгарган вакытта моның срогы тәмамланган була инде. Купов гамәлләре ярдәмендә, Сукиасян 2 телефонын да кире кайтара. Аларны алгач, ул телефондагы бөтен мәгълүматларны бетерә, җайланманы завод көйләнешләренә генә калдыра.

Сүз уңаеннан, алда тасвирланган вакыйгалар барган вакытта, Купов үз вазифасында берничә ел эшләгән була инде, ә бу вакытта аның әнисе Түбән Кама прокуроры була. 2023 елның октябрендә ул, 5 ел вакыт чыгу сәбәпле, отставкага китә. Купов 2023 елның 11 августыннан прокуратурада эшләүдән туктый – аның гамәлләре хезмәт вәкаләтләрен арттырып куллану буларак карала. 17 көн узгач, ришвәт алу турында җинаять эше ачыла, ә 28 августта аны сак астына алалар.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Колониягә җибәрергә һәм «юстиция киңәшчесе» чиныннан мәхрүм итәргә»

Ике гаджетын кире кайтарырга булышкан өчен, Сукиасян Покровскаяга 11 һәм 14 модельле 2 айфон тапшыра. 14 айфонны Покровская Али Куповка туган көне уңаеннан ресторанда бирә. Тикшерү версиясе буенча, Купов моның туган көн бүләге генә түгел, ә ришвәт булуын аңлаган. Моннан тыш, Покровскаяны мошенниклыкта да гаепләделәр – тикшерү версиясе буенча, «ярдәм» өчен, ул Сукиасяннан өстәмә рәвештә 1,5 млн сум таләп иткән, әмма тегесе баш тарта, һәм кызлар ызгыша.

Ә монда фахишәлек оештыруның һәм эшмәкәр Мясниковның нинди катнашы бар? Тикшерү версиясе буенча, Покровская һәм Артем Мясников берничә интим-салон тоткан, һәм аларда кызлар эротик массаж ясаган. Керемне арттыру өчен, «массажистлар» тора-бара фахишәлек хезмәте дә күрсәтә башлый. Сүз уңаеннан, бу кызларның берсе балигъ булмаган була. Покровская исә, «массаж салоннарында» балигъ булмаган кыз эшләгән вакытта, үзенең бу бизнестан чыккан булуына ышандыра.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Ә яклау ягы, Али Куповка яла якканнар, һәм ул «хатын-кыз интригалары» корбаны булган, дип ышандыра. Аның адвокаты, «экс-прокурор бу хәлләрнең корбаны булган һәм сөйгәне Покровская тарафыннан ялгыш юлга кертелгән» дип, судны ышандыра. Ә бу хәлләргә ул, янәсе, Сукиасян аркасында юлыга, адвокат сүзләренчә, ул тикшерү белән килешүгә барган һәм «әйтеп яздырган» күрсәтмәләр биргән. Соңгы сүзендә ул «судтан гадел хөкем» сорады.

Дәүләт гаепләүчесе Куповны – 10 елга, Покровскаяны – 8 елга, ә Мясниковны 3 елга гомуми режимдагы колониягә җибәрүне сорады. Әмма суд башкача хәл итте һәм аларның өчесен дә гаепле дип тапты:

  • Куповны 8 елга гомуми режимдагы колониягә җибәрү һәм 3 млн 270 мең сум күләмендә штраф түләтү, шулай ук «юстиция киңәшчесе» чиныннан мәхрүм итү карары чыгарды;
  • Покровскаяны 5 елга колониягә һәм 2,2 млн сум штраф түләтергә хөкем итте;
  • Мясниковны 3 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итте.

«Татар-информ», Дмитрий Шатров

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России