«100 гүзәл хатын-кызга ярдәм иттек»: «Миссис Татарстан» җиңүчеләре хәйрия акциясендә
Уңышлы ханымнарның актив тормыш позициясе
Акциянең Әниләр көне алдыннан оештырылуы очраклы гына булмаган. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, «Миссис Татарстан» – гаиләле, балалы, һөнәри яктан уңышлы һәм, иң мөһиме, актив тормыш позициясенә ия булган хатын-кызлар бәйгесе.
«Күренгәнчә, аларның күбесе тормышның барлык өлкәләрендә дә уңышлы: аларның йорты да, гаиләсе дә, һөнәри эшчәнлеге дә бар», – дип белдерде «Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Изольда Сахарова.
Ул бәйгенең төп максаты турында да әйтте:
Уңышлы хатын-кызны уңай шартларда үскән һәм бернинди тормыш катаклизмнарын кичермәгән кеше дип уйламагыз. Ул үз үрнәге белән башкаларны рухландыра алган кеше. Безнең арада берәр җитди тетрәнүне яки, һәрхәлдә, тормышында катлаулы чорларны кичермичә калган кешеләр юк. Һәм алар бу авырлыкларны уңышлы җиңеп чыгалар, – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Хәйрия эше – нәкъ менә шундый үрнәк булырлык гамәлләрнең берсе. Гүзәлләр бәйгедән соң хәйрия эшчәнлегенә активрак тартыла. Мәсәлән, «Миссис Казан-2025» титулын алган Адилә Закирова бәйгедән соң беренче хәйрия акциясен оештыручыларның берсе булган.
Бу елда, сентябрьдә, «Мин тормышны сайлыйм» дигән зур хәйрия проектын үткәрдек. Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган хатын-кызлар һәм махсус операциядә катнашучы ирләрнең хатыннары өчен иде.
Анда 100 гүзәл хатын-кыз катнашты. Һәр хатын-кызга үзләренең хатын-кыз, әни генә түгел, ә иң мөһиме – шәхес булуларын искә төшерергә мөмкинлек булды. Безгә психолог килде, төрле беләзекләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Визажист эшләде. Һәр хатын-кыз уңай эмоцияләр һәм үзенең тормышында куллана алачак яңа күнекмәләр алды, – дип сөйләде ул.
«Әбием татар теленә мәхәббәт уятты»
«Татмедиа»да үткән акция кысаларында гүзәлләр үзләренең яраткан шигырьләрен яисә әсәрләрдән өзекләр укыды. Бары тик әдәби әсәрләр генә укырга дигән катгый шарт булмаганлыктан, «Мисс Фитнес» – йога турында, ә «Миссис Креативлык» халык сынамышлары булган китаплардан өзекләр укыдылар.
Адилә Закирова татар телендә Роберт Миңнуллинның «Әни кирәк» шигырен укуы белән аеруча истә калды.
Татарчамы, әллә русчамы шигырь сөйләргә дип сайландым. Ләкин мин «Миссис Казан-2025» булгач, рус телендә сөйли алмадым, татар телендә шигырь сайларга булдым. Роберт Миңнуллинның «Әни кирәк» шигыре. Бу шигырьне мине һәрвакыт хуплаучы һәм барлык фикерләремне дә кабул итүче әбиемә багышладым, – дип аңлатты ул.
Адиләнең татар теленә булган мәхәббәте аның әбисеннән килә.
Минем әбиемнең исеме Зөһрә. Ул абыстай, 2 тапкыр хаҗда булды. Мин шул әбием белән үстем. Ул минем белән һәрвакыт татарча сөйләште. Шуңа күрә мин татар телен бик яратам, – диде ул.
«Эшкә милли киемнәр киеп йөрим»
Татар телендә икенче шигырьне «Оргсинтез»да эшләүче, «Миссис Грация» титулы иясе Ләйсән Җиһаншина сөйләде. Ул Гөлүсә Шаһбанның «Өч көнлек дөнья» дип аталган шигырен укыды.
Шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр укыганнан соң гүзәлләр, балалар йортлары өчен китаплар сайлау максаты белән, «Әдәби кафе» китап кибетенә юнәлде.
Китап кибетенә кергәч, күзем «Әлифба»га төште. Ул кечкенә чактагы хатирәләремә алып кайтты. Шушы китап белән хәрефләр танырга, беренче сүзләребезне укырга өйрәндек. Балалар йортындагы балалар да беренче хәрефләрен, сүзләрен «Әлифба»дан укырга өйрәнсеннәр иде, – диде Ләйсән Җиһаншина.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Ләйсән үзенең татар теленә битараф булмавын һәм коллективта татар телен популярлаштыру тарихын да сөйләде:
22 яшьтә «Оргсинтез»га килдем. Кабинетка килеп кердем, анда татар хатыннары, татар кызлары, татар апалары да русча сөйләшәләр. Мин моңа бик гаҗәпләндем. 2-3 елдан соң безнең бик зур коллективта хәтта рус апалары да миңа карап татарча сөйләшә башладылар! Милли элементлы киемнәрем дә бар. Аларны бик матур итеп эшкә киеп йөрим. «Оргсинтез» күпләргә тимердәй салкын әйбер булып күренә, ләкин мин эшкә рәхәтләнеп йөрим, татарча сөйләшәм, татарча киемнәр киям, – ди ул.
Әлеге заводта Ләйсән ире белән эшли. Башта үзе экономист була, аннары, декреттан соң, цехка – металл белән эшләүгә күчә. Аның коллективы – ир-ат токарьчылар, слесарьлар, электромонтерлар. «Хатын-кызларга хас җентеклелек белән мин аларга нинди металл алырга, нинди күләмдә алырга, кайда җибәрергә кирәклеген билгелим», – дип аңлатты ул.
Ләйсән гаиләсендәге иң зур шатлык – озак көтелгән кызлары турында да әйтте: «Без аны 8 ел буе көттек. Кызыбыз гаиләгә үз вакыты белән килде. Без аны бик яратабыз. Ул – безнең өчен көннең кояшы. Аның өчен яшибез, эшлибез. Гаиләбез тагын да зурайсын дип хыялланабыз», – диде ул.
Яңа китаплар һәм җылы теләкләр
Сатып алынган китапларга гүзәлләр, балалар йортларындагы сабыйларга үзләренең җылы теләкләрен җиткереп, сәлам хатлары язачак.