Әтисе арып кайту сәбәпле, нәни кыз ваннада тончыгып үлгән
Флорида штатында 1,5 яшьлек бала кайнар ваннада йоклап киткән әтисе кулында һәлак булган. Бу хакта The Mirror басмасына сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.
Фаҗига 13 декабрьдә, арендага алынган торакта була. Ир-ат монда гаиләсе белән Вашингтоннан килгән. Тикшерү версиясе буенча, 33 яшьлек Рейнард Хаф ваннада 15-20 минут булган, ә уянгач, кызы Азариянең аңсыз булуын күрә.
Табиблар тырышлыгына карамастан, бала хастаханәдә вафат булган.
Полиция, фаҗига алдыннан әти кеше алкоголь эчкән һәм наркотиклар кулланган һәм шуның аркасында йоклап киткән булырга мөмкин, дип ышандыра.
Рейнард Хафны кулга алганнар, ваемсызлыкта һәм баланы алдан уйламыйча үтерүдә гаепләгәннәр. Аңа 30 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.