Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә
11 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу көннәрдә куркыныч дәрәҗәсе 3 класс булган пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела. «Татмедиа» телеграм-каналы шул хакта искәртә.
Әлеге тыю түбәндәге радиуста билгеләнә:
- сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплекслары чикләреннән 500 метр ераклыкта;
- торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр күп җыела торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йорт хуҗалыклары чикләреннән 30 метр ераклыкта;
- күп фатирлы торак йорт чикләреннән 30 метр ераклыкта.