Эльмира Кәлимуллина: «Улым белән һәрвакыт татарча гына сөйләшәм, ирем – рус телендә»
«Болгар радиосы» Милли премиясендә «Гаепләмәгез» дигән җыр белән чыгыш ясадыгыз. Җыр авторы – Илгиз Шәйхразиев. Бу җыр репертуарыгызга ничек кереп китте?
«Болгар радиосы» Милли премиясендә мин бишенче ел катнашам. Һәр ел саен тамашачы тагын да җылырак кабул итә. Шундый тиз бара торган заманада без үзебезнең коллегаларыбызның җырларын белми торабыз. Бу премия минем өчен зур ачышлар китерә.
«Гаепләмәгез» җырын Илгиз үзенә яздырган иде. Ул, автор буларак, бик күп еллар иҗат итә. Бу җырны ул миңа бүләк итте. Безнең бер дуэт бар. Аның кулыннан язылган «сольный» җырым юк иде әле. Мин бу җырны ишеттем дә үз версиямне ясадым һәм тамашачыга тәкъдим иттем.
2025 ел сезнең өчен нинди булды?
Быел минем рус телендә дә бик күп җырларым чыкты, төрле проектларда катнаштым. Федераль телеканалларда да еш күрендем. Гастрольләр белән хәтта Чукоткага кадәр барып җиттек, Төркиядә симфоник оркестр белән 2 концерт та куйдык. Минем өчен боларның барысы да – зур бәхет. Үз иҗатымны бөтен илгә таратып, шул ук вакытта татар милләтенең, сәнгатенең, мәдәниятенең бер илчесе булып чыгу – минем өчен зур шатлык та, җаваплылык та.
Сезнең шәхси блогыгызны күзәтәм. Анда улыгыз белән татарча сөйләшкәнегезне куясыз. Чыннан да, улыгызның теле бик матур һәм чиста. Бала татар телендә сөйләшсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Иң мөһиме – телеңне яратырга кирәк. Шул мәхәббәт балага да табигый рәвештә күчә. Әлбәттә, бала белән даими аралашырга кирәк. Без – ике милләтле гаилә. Мин улым белән һәрвакыт татарча гына сөйләшәм, ирем – рус телендә. Телләрне бутамыйбыз, шуңа күрә бала да аларны аерып үсә. Минем телемә, милләтемә булган мәхәббәтем улымда да барлыкка килде. Кайда гына булсам да, татарча сөйләшә белгән кешеләр булса, һәрвакыт: «Улым белән татарча гына сөйләшегез», – дип үтенәм. Балалар бакчасында да шулай. Ул рус төркеменә йөри, әмма анда татар телен белгән тәрбиячеләр бар. Мин алардан да гел: «Зинһар, татарча гына сөйләшегез», – дип сорыйм.
- «Болгар радиосы» Милли премиясен тапшыру тантанасы: 31 лауреат, форс-мажор һәм...