Добавить новость

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Айрат Хәмитов: «Максат – традицияләрне саклап калу гына түгел, заманның җанлы өлеш итү»

Татарстан Республикасының иң өлкән һәм әйдәп баручы коллективларының берсе – Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле ничек һәм нәрсә белән яши? 2025 елның ничек узды? Ансамбльнең бу елга нинди планнары? Коллективның 90 яшьлек юбилеен ничек билгеләп үтәргә җыеналар? Бу хакта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов сөйләде.

«Татар биюе турында китап чыгарырга уйлыйбыз»

Айрат Ринатович, ансамбль өчен 2025 ел ничек узды? 2026 елга нинди планнар?

Безнең илебездә 2024 ел «Гаилә елы» дип игълан ителгән иде, 2025 ел – «Ватанны саклаучылар елы» булды, ә 2026 ел – «Россия халыкларының бердәмлеге елы». Бу тематик еллар үзара тыгыз бәйләнгән: алар безне халкыбызның чыганакларына, гореф-гадәтләренә, туган ягыбыз тарихына мөрәҗәгать итәргә этәрә.

Без, алга барырга көч табар өчен, үзебезнең тамырларыбызга мөрәҗәгать итәбез. Әлеге яңадан үзаңлау процессында мәдәният һәм сәнгать кешеләре алдынгы сызыкта тора. Без читтән күзәтеп кенә калмыйбыз, илебезгә суверен һәм ирекле дәүләт булу хокукын якларга, мөһим һәм кыйммәтле дип санаган әйберләр белән шөгыльләнергә ярдәм итә торган процесста турыдан-туры катнашабыз.

Иң мөһиме – безнең киләчәктән башлыйм. Ә киләчәк – ул, һичшиксез, безнең балалар. Ансамбльдә Балалар вокаль-хореографик студиясе уңышлы эшләп килүен горурланып әйтә алам. Без бергәләп ансамбльнең «алтын фонды»ннан иң яхшы номерларга репетицияләр уздырабыз, концертларда чыгыш ясыйбыз. Безнең өчен чыннан да кадерле булган традицияләребезне һәм гореф-гадәтләребезне киләсе буынга тапшыру – бу бик мөһим.

Фото: © Айрат Хәмитовның шәхси архивыннан

Шул ук вакытта без ветераннарыбызны да, өлкән остазларыбызны да онытмыйбыз. Ансамбльнең тарихы дистә еллар буена дәвам итте, һәм без бу хәтерне бүген дә саклыйбыз. Ветераннар өчен иҗади очрашулар оештырабыз, концертларыбызга чакырабыз.

2026 елның 27 гыйнварында К.Тинчурин исемедәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак иң беренче концертыбызны без тирән ихтирам һәм хөрмәт йөзеннән коллективыбызның легендасы Лима Гали кызы Кустабаевага багышлыйбыз. Лима Галиевна 30 елдан артык безнең коллективны җитәкләде, ансамбльнең идея һәм иҗат лидеры булды. Россиянең халык артисты, РСФСР һәм Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор – 2025 елда үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Концертны Лима Галиевнага багышлап, без өлкән буынга хөрмәт күрсәтәбез. Без аларны хәтерлибез, чөнки безнең көчебез безнең хәтеребездә дип ышанабыз. Хәтеребез исән чакта без дә яшәячәкбез.

Бу елда ансамбль тагын нәрсә әзерли?

Быел без татар биюе турында китап чыгарырга уйлыйбыз. Аның үсеше һәм саклануы ансамбль тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Татар биюен профессиональ дәрәҗәгә күтәргән уникаль кешеләр бу сәнгать төренең формалашуында мөһим роль уйнады. Алар – безнең мэтрлар: Гай Хаҗи улы Таһиров, Фәйзи Әдһәм улы Гаскәров һәм Әхмәт Закир улы Кәлимуллин, талантлы репетиторлар – Мансур Әхмәт улы Гатиатуллин, Фердинанд Минһаҗ улы Гыймадиев, баш балетмейстер Раилә Мөхәммәтхан кызы Гарипова һәм без – хәзерге буыннар: репетитор-педагог Ләйсән Хәмитова һәм сезнең күндәм хезмәтчегез Айрат Хәмитов.

Китапның уникальлеге шунда, ул теоретик белемнәрне һәм практик күнекмәләрне берләштерәчәк. QR-код ярдәмендә мастер-класс видеоларын карарга мөмкин булачак. Аларда ансамбльнең әйдәп баручы белгечләреннән педагоглар һәм башкаручылар өчен биюнең төп элементларына адымлап инструкцияләр, методик киңәшләр булачак. Шулай ук ансамбльнең уникаль архив видеоязмалары тәкъдим ителәчәк.

Киләчәктә без Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бай репертуарына нигезләнгән вокал һәм хор мәдәнияте турында китап чыгарырга планлаштырабыз. Анда хор партитуралары, нота материаллары һәм инструменталь эшкәртмәләр тәкъдим ителәчәк.

Фото: © Айрат Хәмитовның шәхси архивыннан

Ансамбльнең гастроль һәм концерт эшчәнлеген ничек бәялисез?

Безнең коллектив бик актив концерт эшчәнлеге алып бара. 2025 елда без 130дан артык концерт һәм чыгышлар уздырдык, шуларның 90нан артыгы ансамбльнең аерым концерты иде.

Коллектив күпсанлы чараларда катнашты. Казан күп кенә проектлар һәм инициативалар үзәгенә әверелә. Икътисад форумнар, фестивальләр, эшлекле очрашулар һәм башка вакыйгалар уза. Без, «Татарстанның визит карточкасы» буларак, әлеге чараларның иҗади презентацияләрендә актив катнашабыз.

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Росконцерт һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән ансамбль гадәттәгечә Россия төбәкләре, Татарстан Республикасы буйлап гастрольләрдә йөри. 2025 елда безнең Ватанны саклаучылар елына багышланган гастролебез Свердловск өлкәсе шәһәрләре буйлап узды. Без шулай ук авыл һәм муниципаль Сабан туйларыннан алып Бөтенроссия һәм федераль Сабан туйларына кадәр катнашабыз. Май ахырыннан июль уртасына кадәр бу чор безнең өчен аеруча киеренке. Әмма башкалабыз Казандагы концертларны да онытмыйбыз.

«Ансамбльдә мин тормыш иптәшемне очраттым»

Айрат Ринатович, Сез – корабль капитаны, коллективның концерт һәм гастроль эшчәнлегенең юнәлешен, идеологиясен һәм маршрутларын билгелисез. Сезнең уникаль язмышыгыз аеруча игътибарга лаек: 14 яшегездә ансамбльгә килгәч, сез тормыш һәм һөнәри үсеш мәктәбе аша үттегез. Сез ансамбльнең үзегезгә нәрсә биргәнен һәм үз чиратыгызда, аның үсешенә нинди өлеш керткәнегезне әйтә аласызмы?

Миңа, чыннан да, бу тормышта бәхет елмайды. 14 яшемдә ансамбльгә килгәч, мин үземнең һөнәри үсеш юлымны башладым. Мин бик зур терәк тойдым: ансамбль миңа ышанды, миңа мөмкинлекләр бирде. Ә бу миңа үз-үземә ышаныч нигезе булды. Мин сынатмаска тырыштым, күп вакытымны репетицияләргә, белем алуга, чыгышларга һәм яңалык эзләүгә багышладым. Иҗади карьерамның нигезе «мәңгелек хәрәкәттә...» дигән девиз булды. Һәм чыганакларга мөрәҗәгать итү — ул шул ук эзләнү.

Ансамбльдә мин тормыш иптәшемне очраттым, биредә безнең иҗади гаилә – Хәмитовлар гаиләсе туды. Монда безнең кызларыбыз, соңрак оныкларыбыз дөньяга килде. Мин шәхси тормышымнан тыш, үземнең иҗади гаиләм — ансамблем белән дә горурланам. Быел мин март аенда туган коллективым даирәсендә үземнең иҗади эшчәнлегемнең 40 еллыгын һәм 55 яшьлек юбилеемны билгеләп үтәргә әзерләнәм.

Фото: © Айрат Хәмитовның шәхси архивыннан

Үзегезнең командагыз — Сезнең белән янәшә кешеләр һәм идеяләрегезне хуплаучылар нинди кешеләр?

Бүген уңыш үзен проектларга һәм эшләргә багышлаган лидердан гына түгел, фикердәш профессионаллар командасыннан да тора һәм безнең ансамбльдә шундый профессионаллар командасы бар. Безнең команда эшчәнлеге ярдәме белән коллектив куелган барлык бурычларны да уңышлы үти.

Сүз уңаеннан, 2025 елда мөһим вакыйга булды – ансамбльгә Татарстан республикасыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары оештырган «Бездән башка беркем дә» («Никто, кроме нас РТ») волонтерлык хәрәкәте хоры кушылды. Безнең өчен бу – илебезне яклаучыларыбызның якын кешеләре белән янәшә булу — зур дәрәҗә! Уртак иҗат безнең эшчәнлегебезне баета. Без аларга хор репертуарын сайларга, хор күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итәбез һәм бергәләп концертларда чыгыш ясыйбыз.

«Шүрәле» милли балетын күчереп яңарту өстендә эшлибез»

2026 ел Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирханның тууына 140 еллыгы, Һади Такташның 125 еллыгы, Муса Җәлил һәм Александр Ключаревның 120 еллыгы кебек истәлекле даталарга бай. Татар мәдәниятенең бу күренекле эшлеклеләре милли үзаңга нигез салып кына калмыйча, күп буыннар өчен ориентир да булдылар.

Безнең ансамбль бөек ватандашларыбыз иҗатына аеруча зур хөрмәт һәм рәхмәт белән карый. Хәзерге вакытта без ансамбль өчен «Шүрәле» милли балетын күчереп яңарту өстендә эшлибез. Габдулла Тукай, шагыйрь буларак, әкият формасына болай гына мөрәҗәгать итмәгән. Нәкъ менә әкият үзенең гадилегендә һәм аңлаешлылыгында тормышның, мәдәниятнең, гореф-гадәтләрнең иң әһәмиятле мәгънәләрен саклап калырга мөмкинлек бирә. Бу мөмкинлек аның әсәрләрен безнең һәрберебезгә якынайта һәм чын мәгънәсендә бәһасез итә.

Без бу классик балетны яңадан формалаштырырга тырышачакбыз.

Бер яктан, балет кануннарын саклап, икенче яктан, спектакльне киң аудитория өчен чын мәгънәсендә кызыклы итү өчен, фантазиябезне дә өстәп, аны гимназияләрдә, мәктәпләрдә, авыл, район мәдәният йортларында, шәһәр мәдәният сарайларында һәм башка концерт мәйданчыкларында күрсәтергә планлаштырабыз.

Муса Җәлил — тагын бер күренекле шәхес. Ул герой-шагыйрь генә түгел — сыгылмас ихтыяр, рухи югарылык һәм Ватанга чын күңелдән мәхәббәт символы. Бүген дә аның исемен урамнар, мәктәпләр, театрлар йөртә. Әмма иң мөһиме, аның шигырьләре безгә иң авыр вакытларда да кешенең якты, көчле һәм тугры булып кала алуын искә төшереп тора. Без «Өйгә Җиңү белән» программабызда да сәнгать аша Муса Җәлил кебек геройлар истәлеген сакларга омтылабыз. Без бүген аларны онытмыйбыз икән, димәк алар исән.

Эшли торган тагын кызыклы уртак проектлар бар, әмма алар турында без соңрак сөйләрбез.

Фото: © Айрат Хәмитовның шәхси архивыннан

2027 елда ансамбль 90 еллыгын билгеләп үтәчәк. Юбилей елында нәрсә көтелә?

Әлбәттә, бу бик җаваплы дата. Һәм без хәзер үк актив рәвештә әзерлек эшләрен башладык. Юбилей программасы өчен без «Сабантуй» темасын сайладык. Бу татар халкының рухын гәүдәләндерүче бәйрәм. Һәм безнең өчен бу темага мөрәҗәгать итү – сәнгати сайлану гына түгел, ә тирән мәгънәле адым. Сабан туеның гасырлар аша атлавы: яраткан бәйрәм традицияләренең эволюциясе.

Бүген ансамбльнең миссиясе – безгә ата-бабалардан калган бәһасез мирасны саклап калу һәм киләсе буыннарга җиткерү. Бу формаларны саклау гына түгел — вакытларның тере элемтәсен саклау.

Безнең мега максат — традицияләрне саклап калу гына түгел, ә аларны заманның җанлы өлеше итү. Без тамашачыларыбыздан һәм укучыларыбыздан чын дәвамчыларыбыз, традицияләрне дәвам итүчеләребез үсүен телибез, алар гореф-гадәтләребезне киләчәккә алып барып, яңа мәгънә һәм тормыш белән тулыландырачак.

Фото: © Айрат Хәмитовның шәхси архивыннан

Айрат Ринатович, сезгә барлык идеяләрегезне тормышка ашыруыгызны телибез. Коллективыгыз чәчәк атсын!

Безнең ансамбльнең иҗади язмышына битараф булмаган һәм аның үсешенә өлеш керткән һәр кешегә рәхмәтемне җиткерәм. Барыннан да элек – Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, Мәдәният министрлыгына, безнең кадерле тамашачыбызга. Сезнең ярдәмегездән һәм игътибарыгыздан башка безнең иҗат юлы дәвамлы булмас иде. Безгә ышанганыгыз һәм безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России