Блогер Айназ Габидуллина артистларга: «Зинһар, андый түбәнлеккә төшмәгез инде!»
Үзенең сәхифәсендә актуаль проблемаларны күтәрүче Әлмәт блогеры Айназ Габидуллина җырчыларның бар нәрсәне дә акча түкмичә генә, бартерга алырга тырышуы турындагы фикерләре белән уртаклаша.
Айназ соңгы арада блогыннан ял алган иде. Җырчылардан концертларын рекламалавын сорап килгән бер өем хатлар аны сторисларга чыгарга мәҗбүр иткән.
Бер айда минем директ төрледән-төрле артистларның Әлмәт шәһәрендә булачак концертларына анонс ясарга мөрәҗәгать белән тулды. Һәм, әлбәттә инде, мин ул анонсны акчага түгел, ә бартер буенча ике чакыру билетына ясасам, алар өчен идеаль булачак. Кыз да булсын буаз да булсын, кыскасы. Ягъни, алар монда акча эшләргә киләләр, ә рекламага бюджет каралмаган. Мин моңа ышанмыйм. Кейтеринг та бартерга булсын, реклама да бартерга булсын… Алай эшләнми бу эшләр, иптәшләр. Әгәр сез блогерга акча түлисез икән. ул акыллы кеше бит, шушы ике мәгълүматны бергә тоташтыра ал. Ул сезнең үзе яшәгән шәһәргә киләчәгегезне аңлый һәм әгәр ул сезнең иҗатны ярата, хөрмәт итә икән, билет сатып ала да килә. Зинһар. андый түбәнлеккә төшмәгез әле! – ди Айназ.
Блогер артистларның, тамашачы белән тутыра алмасалар да, иң зур залларга «үрелүе»н дә билгеләп үткән.
Халык җыя алмыйсыз икән, нигә сез безнең иң зур, иң кыйбатлы залны сайлыйсыз?! Аның арендасы да бик зур. Бездә башка мәдәният йортлары, 250 кешелек драмтеатр бар, иске Әлмәт мәдәният сарае бар. Яки бу башка артистлар каршында оят булмасын, авылларга йөриләр дигән сүз чыкмасын өчен эшләнәме? Кара алтын башкаласының мең кешелек залын җыйдык дип әйтү өченме? Мәҗбүри халыкны куып тутыру һәм Пушкин картасы буенча тагуны инде мин әйтеп тә тормыйм, – дип кәнәгатьсезлек белдергән блогер.