«Тыныч йокла, сандугач» - бүген Эльмира Сөләймановага 44 яшь тулган булыр иде
Бүген, 5 февраль көнне, Татарстанның атказанган җырчысы Эльмира Сөләйманованың туган көне. Исән булса, аңа 44 яшь тулган булыр иде. ВКонтакте сәхифәсендәге рәсми төркемендә җырчыны тамашачысы һәрдаим искә алып, аның турында җылы сүзләр язып торалар.
Сәхифәне алып баручы Алсу Хәсәншина: «Яшәргә дә яшәргә иде бит Эльмира! Үзе дә, җырлары да җитми… Җырламаган җырлары, куелмаган концертлары күп калды. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын», – дип язды.
«Бик сагынабыз. Үзе чибәр, тавышы йомшак, җырлавы матур иде. Бик иртә китеп барды шул», «Бик моңлы иде. Аның кебек тавыш беркемдә дә юк. Моңлы сандугачыбыз, бик сагынабыз. Юксынабыз. Җаных оҗмах түрләрендә булсын, тар гүрләрең киң һәм якты булсын. Тыныч йокла, сандугач», «Якыннарына бик кыендыр инде. Эльмирабызның урыны оҗмахта булсын», – дип яза аның яраткан тыңлаучылары да.
Әлеге төркемгә җырлар авторы Венера Мәхмүтова иҗат иткән шигырьне дә урнаштырганнар.
Бүген синең туган көнең иде
Шалтыратып котлап булмый инде…
Ап ак карлар талгын явып тора
Ә йөрәктән тозлы яшьләр тама…
Истәлекләр башта бөтерелә
Хатирәләр күңел айката…
Җырларыңны,тавышының тыңлау
Тибрәндерә уйлы дулкында…
Сагындыра бездән киткәннәр
Сагындыра бит ул үткәннәр…
Кул күтәреп истән чыгармыйча
Рухын шатландырып дога кылыйк…
Дога алар бездән көтәләр…
Эльмира Сөләйманова 2022 елның 16 декабрендә вафат булды.