Ишегалдына нинди машиналарны куярга ярамый?
Күпфатирлы йорт ишегалларында еш кына биредә яшәми торган кешеләр дә машина куя, шул исәптән коммерция транспортын да калдыралар. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Коммерция транспорты
- такси автомобильләре;
- каршеринг сервисы машиналары;
- товар китерү (доставка) хезмәте фургоннары;
- кузовында реклама урнаштырылган автомобильләр;
- йөк ташу өчен билгеләнгән йөк машиналары;
- автобуслар.
Җиңел автомобильләр
Рөхсәт ителгән максималь авырлыгы 3,5 тоннага кадәр булган транспорт җиңел автомобиль булып санала. Мондый машиналарны, шул исәптән такси, курьер машиналары һәм кечкенә фургоннарны, йорт ишегалларында куярга ярый.
Коммерция транспорты өчен мөһим шарт бар: ул башка машиналар хәрәкәтенә комачауламаска һәм яшәүчеләргә уңайсызлык тудырмаска тиеш.
Каршеринг машиналарын ишегалларында да, муниципаль парковкаларда да калдырырга мөмкин, әмма территория мобиль элемтә зонасында булырга һәм автомобиль башка кулланучылар өчен ачык калырга тиеш. Ишегалды ябылган һәм ирекле керү чикләнгән булса, анда каршеринг машинасын калдырырга ярамый.
Йөк машиналары һәм автобуслар
Авырлыгы 3,5 тоннадан артык булган транспорт йөк транспорты була. Йөк машиналарын һәм автобусларны йорт тирәсендәге территориядә парковкалау тыела, хәтта хуҗасы шул йортта яшәсә дә.
Коммерция йөк транспорты ишегалдына бары тик йөк төяү-бушату, пассажирларны утырту-төшерү өчен генә керә ала. Башка очракларда кыска вакытлы туктау гына рөхсәт ителә — 5 минуттан артык түгел.
Кагыйдә бозсалар, кая мөрәҗәгать итәргә
Әгәр ишегалдында коммерция транспорты, кагыйдә бозып, даими куелса, яшәүчеләр:
- машина хуҗасы белән элемтәгә кереп, транспортны алып китүен сорарга;
- ЮХИДИгә мөрәҗәгать итәргә;
- йорт милекчеләренең гомуми җыелышында шлагбаум кую турында карар кабул итәргә мөмкин.