Алия Төхвәтуллинаның ясалган җирләре бармы?
Алия Төхвәтуллина үзенең блогын актив рәвештә алып бара, язылучыларыннан килгән сорауларга да ачыктан-ачык җавап бирергә тырыша. Бу юлы җырчыдан берәү: «Ясалган җирләрең бармы? Әллә инде барысы да тумыштан булган матурлыкмы?» – дип кызыксынган.
Җырчы исә пластик операцияләр, косметологик процедуралар белән мавыкмавы хакында әйткән. «Миңа калса, минем тамашачым, язылучыларым мине шул кадәр яхшы белә ки, әгәр дә берәр җиремне үзгәртсәм, алар моны шунда ук сизеп алырлар иде. Аллаһка шөкер, әлегә ясалган җирләрем юк. Мактау сүзләрегез өчен рәхмәт», – дигән ул.