Алинә Заһитова дәүләт имтиханын «бишле»гә биргән
Олимпия чемпионы, фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова Мәскәүдә Россия Спорт университетында (ГЦОЛИФК) дәүләт имтиханын «бик яхшы» билгесенә тапшырганын хәбәр итте. Бу шатлыклы яңалыкны спортчы үзенең телеграм-каналында уртаклаша.
«Ура! Дәүләт имтиханы «бик яхшы»га тапшырылды — тагын бер мөһим этап артта калды», – дип язган Заһитова.
Алинә Заһитова — 2018 елгы Олимпия уеннары чемпионы (ялгыз шуу), 2019 елгы дөнья чемпионы һәм 2018 елгы Европа чемпионы. Шулай ук аның исәбендә Гран-при финалында (2017) һәм Россия чемпионатында (2018) җиңүләр бар.
Алинә Заһитова — Россия тарихында фигуралы шууда барлык төп халыкара титулларны яулаган бердәнбер спортчы, дип яза «Татар-информ».