Төнлә тынычлап йоклар өчен иң уңайлы температура нинди?
Төнге йокы өчен иң уңайлы температура +16..+20 градус аралыгы. Бу турыда «РИА Новости» Скандинавия сәламәтлек үзәге кардиологы Валерия Бонадыковага сылтама белән яза.
«Уяну терморегуляция белән бәйле: төнлә тән температурасы төшә, ә иртән күтәрелә башлый. Әгәр йокы бүлмәсендә артык җылы булса яки кеше юрган астында артык кызса, йокы еш кына өстән-өстән була. Мондый шартларда кешегә хәл җыеп уянуы кыенрак. Йокы гигиенасы буенча тәкъдимнәрдә еш кына 16–20 градус аралыгы төнге йокы өчен уңайлырак дип атала», — дип сөйләгән Бонадыкова.
Аның сүзләренчә, кич белән телефоннар һәм ноутбуклардан чыккан зәңгәр яктылык мелатонин бүленеп чыгуын тоткарлый, шуңа күрә йокы тирәнлеге кими һәм ул еш өзелә, диелә бу хәбәрдә.