Добавить новость

Бер җыр тарихы дәвам итә: AY YOLA төркеме клибыннан соң Башкорстанда туризм үсә

Башкорт телендәге «Һомай» җыры белән төрки дөньяны яулаган «Ай Йола» (AY YOLA) төркеме солисты Руслан Шәйхитдинов Башкортстан туризмына кагылышлы шаккатмалы саннар китерде. Аның сүзләренчә, башкорт иленә сәяхәт итүчеләр саны – 3 (!) тапкыр, башкорт тарихы турындагы «Урал батыр» китабын маркетплейсларда сатып алучылар саны 30 тапкыр арткан. Әлбәттә, музыкант бу үсешне үзенең «Ай Йола» төркеменең популярлашып китүенә бәйли. Шушындый әңгәмә Ләйсән Утяшеваның «Дерзкая готовка» тапшыруында корылды. Сүз уңаеннан, Ләйсән Утяшева үзе дә тумышы белән Башкортстаннан.

Ләйсән Утяшева артистлар белән әңгәмә барышында, туризм компанияләре мәгълүматларына таянып, быел апрель аеннан бирле Башкортстанга билетлар һәм турлар саны артуы теркәлгәнен әйтте. Аның сүзләренчә, белгечләр бу күренешне «Ай Йола» төркеме клибының уңышы белән бәйли. «Мин хәтта саннар китерә алам!» – дип өстәде аңа Руслан Шәйхитдинов һәм республикада туризмның 3 тапкырга артуы турында белдерде.

Башкортстанга карата туристларның игътибары артуы турында «Российская газета» да язып чыккан иде. «Туту» сәяхәтләр хезмәте мәгълүматы буенча, ял көннәрендә Башкорстанга килүчеләр саны былтыргы белән чагыштырганда 60%ка арткан. Башкорстанның «Йүрүзән» басмасы сайты исә «Авито.Путешествия» сервисы мәгълүматларын китерә: быел май аенда Башкортстанда урнашкан шәһәр яны объектларын броньлау узган елның мае белән чагыштырганда 169%ка арткан.

Башкортстанда, Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм Үзбәкстанда сәяхәтләр оештыру белән шөгыльләнә торган туроператор җитәкчесе Комил Сираҗетдинов әлеге саннарның халыкка бик иртә чыгарылуын белдерде. 18 ел дәвамында туризм өлкәсендә кайнаучы эшмәкәр сүзләренчә, кызыксынучылар санының күпме тапкыр артуын хәзерге вакытта – сезон уртасында – төгәл әйтүе кыен, чөнки статистика мәгълүматлары гадәттә соңрак чыгарыла.

Фото: © Комил Сираҗетдинов архивыннан

Туризм өлкәсендә беренче ел гына эшләмим, 18 ел эшлибез. 3 ай эчендә нәрсә булганын, болай гына статистиканы бер кеше дә тикшереп карый алмый. Шуңа күрә статистика мәгълүматлары соңрак билгеле була. Әмма шуны әйтә алам: «Ай Йола» төркемен күпләр белә, тыңлый. Без Башкортстан делегациясе белән күптән түгел Үзбәкстанда да булып кайттык, Россиянең башка төбәкләрендә йөрдек: «Һомай» җырын тыңлыйлар. Шуңа күрә Башкортстанга, моңарчы күрмәгән, белмәгән төбәк буларак, кызыксыну артты, – дип аңлатты ул.

Комил Сираҗетдинов белдергәнчә, аларның компаниясе нигездә Башкортстан табигате, агротуризм белән бәйле турларны сата. Сорау буенча беренче урында – Бөрьән, Белорет яклары. 4-5 меңлек 1 көнлек турлар популяр, аларда Агыйдел елгасы буйлап катамараннарда, көймәләрдә чыгып китәләр. Мондый ялга хәтта балалар белән йөриләр икән. Балык тотарга теләүчеләр өчен махсус турлар оештырыла. Экскурсияле турлар да элеккедән күбрәк сатыла башлаган. Турфирма җитәкчесе моны Уфа шәһәренең төзекләнә, матурлана баруы белән аңлатты.

Башкортстанда туризм үсешен «Ай Йола» төркеменең дөнья күләмендә популярлыгына бәйләп сөйләшкәндә, Комил Сираҗетдинов бу төркемнең әле татар дөньясын да танытачагына ышануын әйтте.

«Ай Йола» төркеме солисты Ринат Рамазанов, Руслан Шәйхитдинов, Адель Шәйхитдинова – өчесе дә бик тырыш кешеләр. Башкорт-татар дөньясы өчен үзләренең өлешен кертерләр әле. Алар Казанда да берничә тапкыр чыгыш ясап китте. Киләчәктә Элвин Грей (Радик Юльякшин) һәм башка калган башкорт-татар эстрадасындагы «йолдыз»ларныкы кебек, аларның да татар телендә җырлары чыгар дип ышанабыз, – диде «Интертат»ка милләттәшебез Комил Сираҗетдинов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Уфе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Уфы
Экология в Башкортостане
Спорт в Башкортостане
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Уфы — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Уфы или других населённых пунктов Башкортостана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Уфе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа в Уфе и Башкортостане



Rss.plus


Новости Уфы







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Башкортостане



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Уфе, в Башкортостане и в России