Илсөя Бәдретдинова авырый: «Монысы да безнең тормыш...»
Илсөя Бәдретдинова авырый. Җырчыга система куйганнар, яткан җирдән генә система көпшәсе аша лимонлы чәй эчеп ята. Кыскасы, Уфа концертлары дәвам итү сәбәпле, җырчыга сәламәтлеген бик ашыгыч рәвештә кайгыртырга туры килә.
Мондый мизгелләрне дә күрсәтәсе килә! Монысы да безнең тормыш… Кичә бер хатын «одна фонограмма» дип бөтен дөньяга язып чыккан. Концертымда теләсә кайсы җырымда чыгып, микрофонны тартып алырга рөхсәт итәм! Фонограмма юк!!!
Кичә, яшермим, ярты концертка кадәр тавыш «так себе» иде, ләкин тамашачылар аңлыйлар! Кичә аерым бер җылылык сизелде залда! Соңга таба тавыш ачылды һәм концертны киредән башлыйсы килде.
Рәхмәт һәрберегезгә. Рәхмәт фониаторым Җәлил Фәритовичка.
Бүген хәлләр ярыйсырак. Уфада 12 нче концертым! Кәефем яхшы. Кичкә кадәр, – дип яза Илсөя Бәдретдинова видео янында.
Фониаторы Илсөя Бәдретдинованы ун концерт рәттән, өчәр сәгать тере тавышка җырлаган өчен ачуланган. Табиб сүзләренчә, бер көн концерттан соң артист, ким дигәндә, бер көн ял алырга тиеш.
- Шушы көннәрдә генә Илсөя Бәдретдинова концертларын өзеп тормыйча гына аягына операция ясатуы хакында да сөйләгән иде.