Добавить новость

Камчаткада җир тетрәүләр: «Исән-сау гына уянсак иде дип, Ходайдан сорыйбыз»

Әле берсекөнне генә Камчатканың көнчыгыш яр буенчада Тын океан акваториясендә магнитуда көче 6,3 һәм 4,6 булган ике җир тетрәү булган. «Төньяк Курилда җир тетрәгән, нәтиҗәдә район хастаханәсе бинасында җылылык торбасы тишелгән...» – дип хәбәр язган идек. Инде менә интернетта дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә Курил утрауларында 7,6 баллы тагын бер җир тетрәү булуы турында хәбәрләр таралган.

Фото: © Сахалин өлкәсе прокуратурасы телеграм-каналы, https://t.me/Prokuratura_Sakhalin

Уйлап карасаң, нинди куркыныч хәлләр бит: басып торган җирең селкенсен әле! Ул бит әле сине дер селкетеп кенә калмый, ишеп-җимереп, чын афәт ясый.

Җир тетрәү шартларында Камчатка халкы ничек яши – бу хакта «Интертат» хәбәрчесенә Россия Геройлар Ассоциациясе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, ТЫЛ-КАМЧАТКА-СВО гуманитар халык хәрәкәте координаторы, Камчатка краеның «Дуслык» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, «Ак калфак» татар мәдәнияте үзәге рәисе Таһирә Гыйнатуллина сөйләде.

Таһирә ханым Вилючинск диңгез державасы шәһәрендә гомер кичерә. «Безнең шәһәрдә Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән, Татарстаннан бик күп татарлар яши. Су асты моряклары офицер гаиләләре хәрби кизү бурычларын үти!» – ди милләттәшебез.

Фото: © Фотоларны Таһирә Гыйнатуллина җибәрде

«Көн дә шөбһәдә, хафада без...»

Җир тетрәүләр 20 июльдән бирле булып тора бездә. Башта җир асты селкенүләре 7 баллы булды, аннары хәтта магнитуда көче 8,8, 9,2 гә җиткәннәре теркәлде. Мәктәпләр зыян күрде, ишелгән җирләр булды. Бүген дә, җир тетрәүнең көче 6 магнитуда, диделәр. Җир тетрәүдән күбрәк Курилда зыян күрделәр инде, тик бездә дә көн-төн селкетә, җимерелгән урыннар да бар. Аллаһка шөкер, без, татар халкы, «хәлләрегез ничек, ничегрәк йокладыгыз, ничек түздегез» дип, бер-беребезнең хәл-әхвәлен сорашабыз. Шөкер, безнең татар халкы арасында каза күрүчеләр юк, андый начар хәбәрләр ишетмәдек. Барыбыз да исән-сау. Дөресен әйткәндә, куанырлык әйбер юк инде, көн дә шөбһәдә, хафада без...

Вулканнар бездән ерак түгел. Һавада да утлары күренә, тәрәзә аша да, юлга чыгып бассаң да, машинада узганда да күренә. Кышын кар астында булсалар да, вулканнар шулай бәреп чыга. Җир тетрәгәч тә, алар уяна һәм атарга тотыналар , – дип сөйли Таһирә ханым.

Фото: © Фотоларны Таһирә Гыйнатуллина җибәрде

«Төнлә дә селкетә, сөйләп бетергесез»

Милләттәшебез җир тетрәү мизгелләрендә күңел халәте кичерешләре белән дә уртаклашты.

Җир тетрәгән вакытта бик авыр. Мин үзем 5 нче катта торам, җир тетрәүнең мондый ук куркынычын күргәнем юк иде. «Мөлкәтеңне ташла да кит», – дип әйтүчеләр бар. Алай ташлап китеп булмый инде. Ходай кемгә ни кушкан, ни язган бит… Без инде ияләндек тә кебек, ләкин йоклаганда да бөтен догаларны укып ятасың. Ходайдан, исән-сау гына уянсак иде, дип сорыйбыз. Төнлә дә селкетә, сөйләп бетергесез. Бәлки, акрынлап туктар инде, тик ничә елга хәтле сузыласы турында төрле фаразлар да әйтеп торалар бит.

Фото: © Фотоларны Таһирә Гыйнатуллина җибәрде

Җир бик каты ярылды, гомердә алай күргәнем юк иде. Асфальтта, кан тамырлары кебек, төрле якларга ярыклар сузылган, карарга куркыныч. Асфальт ярылып кына калмый, дулкынланып тора хәтта. Өйдә идән дә шулай: дулкын-дулкын күтәрелә. Җир тетрәгәч тә, тынычлангач, 20 минут эчендә бинадан чыгып китәргә кирәк. Җир селкенгәндә чыгарга ярамый, чөнки иң куркынычы шул вакытта, ул туктагач, шунда ук тиз арада чыгып китү мөһим.

«Торабыз, яшибез, куркыныч булса да, түзәбез»

Без инде солдатлар кебек монда: бик тиз җыенып, чыгып китәргә һәрвакыт әзер. «Тревожный» чемоданнарыбыз бар, анда документлар, дарулар, җылы киемнәр салынган. Ул ишек төбендә тора. Җылы кием гел карават кырыенда әзер. Җылы аяк киеме дә шунда ук, тиз генә эләктереп китәр өчен. Җылы киенеп, чемоданыңны тотып, шулай чыгып китәсең. 20-25 минуттан ул барыбер яңадан селкетә. Шундый вакытларда бик авыр була.

Фото: © Фотоларны Таһирә Гыйнатуллина җибәрде

Торабыз, яшибез, куркыныч булса да, түзәбез. Аллаһка шөкер, Ходай саклый. Шул җирдә торгач, концертлар да куеп йөрибез, Сабантуйларын да үткәрәбез, җырлыйбыз, биибез. Җирне тетрәтсә дә, без һәрвакыт махсус хәрби операциягә булышырга тырышабыз. Менә инде дүртенче ел тегәбез. Күктән таш яуса да, фронтка ярдәм итәбез, – дип уртаклашты Таһирә Гыйнатуллина.

«Интертат» редакциясе Камчаткада, Сахалин өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезгә җир тетрәүләрнең үзләре өчен мөмкин кадәр хәвефсез узуын тели. Аллаһ ярдәменнән ташламасын!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вилючинске

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Камчатского края
Экология в Камчатском крае
Спорт в Камчатском крае
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вилючинска — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вилючинска или других населённых пунктов Камчатского края мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вилючинске можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа в Вилючинске и Камчатском крае



Rss.plus


Новости Камчатского края







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в Камчатском крае



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вилючинске, в Камчатском крае и в России