(Чувашия, 16 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Чувашиянең Комсомол район үзәгендә һәм Урмай авылында Фәрит Гыйбатдиновка ике мемориаль такта ачылды. Тантаналы митингта Фәрит Гыйбатдиновның балалары, тормыш иптәше, авылдашлары, дуслары, Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Хәйдәр Сәфиуллин, Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, Урмай авылы җитәкчелеге һ.б. катнашты. «Фәрит белән ике дистә елдан артык эшләдек, дус булдык. Шушы вакыт эчендә ул бары тик игелекле гамәлләр генә кылган шәхес. Читать дальше...