Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Бүген Шөгер мәктәбе укытучысы Әлфия Хасмөхәммәтованың юбилее

Хөрмәтле апа булып эшенә килә, бетмәс-төкәнмәс мәктәп гамәлләрен, йөзләрчә шәкерте язмышын иңенә салып соң гына өенә кайтып керә ул. Сүзебез гомер көндәлегенә ике “5”ле куелган, бүгенге көндә Шөгер мәктәбендә милли тәрбия буенча директор урынбасары булып эшләүче Әлфия Хасмөхәммәтова турында.


Ул тумышы белән Нурлат ягыннан, аның да әле чишмәле, тау-урманлы Кәкре Атау авылыннан. Балалык, үсмер еллары шунда уза. 1979 елда  Арча педагогия училищесын уңышлы тәмамлый. Укытучы һөнәрен сайлавы да очраклы түгел. Чөнки әтисе Сәгыйть абый Хәбиров җир йөзенә мөгаллимлек итәр өчен яралган шәхес.
 
 “Кан тартмаса да – җан тарта!” дип  юкка гына әйтми халкым. Сәгыйть аганы да туган җире үзенә тарткандыр инде, хатыны Оркыя апа белән киңәшләшкәннән соң, тоталар да корган йорт-җирен калдырып, Яңа Шөгер  авылына, ата-бабай нигезенә әйләнеп кайталар.  Күп еллар Иске Шөгер мәктәбендә укытып, лаеклы ялга чыкты ул. Юкка гына аны Шөгер төбәгенең “аяклы” тарихчысы димиләр. Бүгенге көндә, тугызынчы дистәне вакласа да, кулыннан каләме төшми Сәгыйть аганың, туган як тарихын, шәхесләрен барлый.
 
Шулай итеп, Әлфиябез дә әти-әнисе белән бергә  Шөгер төбәгенә кайта. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтынын тәмамлаганнан соң, 1980 елдан Шөгер мәктәбенә килә.  Һәм менә 35 елга якын ул аңа тугры калып, укучыларга аң-белем бирә.  Хәзерге вакытта милли тәрбия буенча директор урынбасары вазифасын башкара. Белем йортында тел–әдәбиятны укытуның торышы, ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, бала күңеленә татарлык рухы салу, әлеге максаттан төрле гамәл–чаралар оештыру эшләре белән мәшгуль. Менә шундый авыр, изге эшләрнең үзегендә кайный ул!
 
Әлфия Сәгыйть кызын янә бер яктан бизәүче сыйфат – тыйнаклылык! Хезмәттәшләре күзенә артык ташланмыйча, эзлекле рәвештә сабыр гына өстенә төшкән бурычны намус белән башкара. Икенче асыл сыйфаты – кешелеклелек! Аның җитәкчелегендәге мөгаллим –мөгаллиммәләргә тиң хезмәттәш итеп карау, таләпчәнлек белән бергә ничек  булса да ярдәм кулын сузу, кеше халәтенә, хәленә керә белү.
 
Мәктәп, район, республика, Россия күләмендә тел, әдәбиятка кагылышлы бәйге, олимпиадаларда Шөгер мәктәбенең саллы уңышлары аның тынгысыз эшчәнлегенең күркәм нәтиҗәсе. Менә дигән остаз да әле ул! Чөнки байтак шәкертләре язмышларын мәктәп белән бәйләп аның янәшәсенә басып яшь буынга аң-белем бирә.
 
Инде язмабыз героеның гаиләсенә дә күз салыйк. Аның гомер юлдашы, Айрат Хасмөхәммәтов, гаҗәеп үзенчәлекле, кызыклы шәхес. Ул да Шөгер мәктәбендә укыта. Ике арысландай ул тәрбияләп үстерделәр. Илнур белән Айнур озакка сузмыйча башлы–күзле булсыннар да, алмадай, балдан татлы оныклар белән сөендерсеннәр иде!
 
Ел фасылларыннан көзгә өстенлек бирсә дә, елмаеп–балкып аклык дәрьясыннан атлаучы укытучыны ничек итеп бәхетле димисең? Яраткан эшең, тату гаиләң, җанга якын хезмәттәшләрең, әти-әниләрнең хөрмәте, миһербанлы  балаларың барлыгы җан тынычлыгы иңдерә!
Хезмәттәшебезгә ныклы сәламәтлек, хатын-кыз бәхете, авыр, әмма кирәкле, тынгысыз хезмәтендә яңа үрләр яулавын телибез!.
 
 
Әлфия ханымнан “фирменный” рецепт:
3-4 бәрәңге, 200 грамм ысланган тавык ите, 2 маринадланган кыяр, 3 йомырка, 1  алма, 150-200 грамм сыр, майонез, 1-2 тырнак сарымсак, тоз, төелгән борыч, бизәү өчен зәйтүн җимеше, кишер, петрушка кирәк.
Бәрәңге белән йомырканы пешереп, суынганнан соң эре, сырны исә вак угычтан уарга. Кыярны, тавыкны саламлап яки шакмаклап турарга. Алманы чистартырга, эре угычтан уып, каралмасын өчен өстенә лимон согы сирпергә. Иң яхшысы, алманы салатны ясаган вакытта гына угычтан уырга кирәк. 
Майонезны сарымсак белән болгатып, һәр катлам саен сарымсаклы майонез сыларга.
Беренчесе бәрәңге, икенчесе туралган кыярның яртысы, ысланган тавык ите, калган кыяр, йомырка, алма, сыр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России