Почта бүлекләре эшли башлады
Без 1 гыйнвардан 11 енә кадәр ял итәбез һәм эшкә 12 гыйнварда гына чыгабыз. 1, 2 һәм 7 гыйнвар республикада ял көннәре, дип игълан ителде, шуңа күрә бу көннәрдә почта элемтәсенең барлык бүлекләре дә эшләми.
6 гыйнварда Татарстанның почта элемтәсе бүлекләре график буенча, эш көне 1 сәгатькә кыскартылган режимда эшләячәк.
3, 4, 5, 8, 9, 10 һәм 11 гыйнварда почта элемтәсе бүлекләре гадәти режимда эшли, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.